Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 март 2019, 12:06

Безнең районда Санлы ТВ

Антенна аша тапшырылган аналог телевидениесенә алмашка санлы телевидение килә. Санлы телевидениенең өстенлекләре шунда – 20 дәүләт телеканалын түләүсез һәм иң яхшы HD, 4K сыйфатында карау мөмкинлеге туа. Бу уңайдан “Кушымта сатып алдык, хәзер аны ничек көйләргә?, “Безгә сигнал килеп җитмәсә, нишләргә?”, Кушымта өчен кемгә түләргә?” дигән сораулар килеп туа.

Антенна аша тапшырылган аналог телевидениесенә алмашка санлы телевидение килә. Санлы телевидениенең өстенлекләре шунда – 20 дәүләт телеканалын түләүсез һәм иң яхшы HD, 4K сыйфатында карау мөмкинлеге туа. Бу уңайдан “Кушымта сатып алдык, хәзер аны ничек көйләргә?, “Безгә сигнал килеп җитмәсә, нишләргә?”, Кушымта өчен кемгә түләргә?” дигән сораулар килеп туа.

Санлы телевидение – барлык телевизор караучыларга күп­программалы сыйфатлы телетапшыру кабул итү мөмкин­леге бирә торган заманча дәүләт эфир стандарты. Шулай итеп, федераль максатлы программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә эре шәһәрләр һәм зур булмаган торак пунктлар арасында мәгъ­лүмати тигезсезлек бетерелә. Гадәти аналог телевидениесе кебек үк, бушлай һәм гади тоташтыруда да санлы телевидениедә рәсем һәм тавыш бирү сыйфаты югарырак, шулай ук элек булмаган яңа сервислар (арбид, субтитрлар һ. б.) тәкъдим ителә.

Кайда “тота” һәм кайда юк?

Бозаяз авылында яшәүче 16 яшьлек Айнур Байбулатов­ның әти-әнисе кушымта сатып алгач, ул аны үзе үрнаштыра һәм көй­ләп тә куя.

- Кушымта өчен ике “м­ө­гезле” гадәти антенна кирәк, мин аны тимерчыбыктан үзем ясадым һәм өй түбәсенә беркетеп куйдым. Хәзер безнең гаилә белән яхшы сыйфатлы 20 санлы канал карау мөмкин­леге бар. Миңа сәясәт турындагы программалар ошый, шу­ңа да күбрәк аларны карыйм, - ди Айнур.

Безнең районны санлы сигнал белән берничә телевышка тәэмин итә. Байтак авылларда яшәүчеләр­нең санлы ТВ карый алу мөмкинлеге бар. Илтуган, Яңа Би­шаул, Смоленка, Чишмә, Яковлевка авылларына санлы телевидение барып җитә алмый. Сахай, Шәйморатов, Кар­лыман, Иске Акташ, Антоновка, Кәчүән, Георгиевка һәм Березовка авылларының да бер өлешенә генә сигнал килә.

Сигналны кабул итмәгәндә

Санлы эфир телевидениесен кабул итмәгәннәргә дәүләт ярдәме күрсәтелә. Сигнал булмаган урында бушлай “Телекарта” тарелкасы куела. Бу очракта ике категория гражданнарга - пенсияләренә федераль социаль түләү алучы пенсионерларга, күпбалалы аз тәэмин ителгән гаиләләргә ярдәм күрсәтелә.

Илтуган авылында, мә­сәлән, санлы сигнал килеп җи­тә алмый. Иске Муса авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Илмира Галиәхмәтова әйтүенчә, йортлар буйлап йө­реп, льготалар белән файда­ла­нучыларның исемлеге төзел­гән. 15 кешегә документлар җыелган. Аларның дүртесенә “Телекарта” урнаштырылган. Калган гаризалар тикшерелә.

Әгәр сез льготалар белән фай­даланасыз һәм сезнең авыл­га сигнал килеп җитми икән, сезгә “СпутникТелеком” җәмгыяте юлдаш антенналарын куеп, “Пионер” тарифына (3 елга 85 канал бушлай) тоташтырачаклар. Аның хакы – 6000 сум тора. Арытабан сез бушлай 20 каналга автомат рә­вештә күчә аласыз. Антеннага заявканы 8(347) 200-90-93 телефоны ашы бирергә мөмкин.

Волонтерлар ярдәм итә

2014 елдан соң җитештерел­гән телевизорларга санлы кабулиткеч урнаштырылган. Ә иске модельләргә махсус кушымта сатып алырга кирәк. Ул кыйм­мәт түгел һәм озак хезмәт итәчәк. Редакциягә мондый кабулиткечне ничек дөрес көйләргә дип аңлатуны сорап хатлар килә. Районда яшәүче олы яшьтәге­ләр­гә приставкаларын көйләргә волонтерлар ярдәм итәчәк.

– Бүгенге көндә моның белән 60тан артык волонтер шөгыльләнә. Кырмыскалы авылында, м­әсәлән, 25 яшь кеше олыларга санлы теле­ви­дениегә күчәргә ярдәм итәчәк. Сораулары килеп чыккан пенсионерлар ярдәм сорап 2-16-25 телефоны аша яки Кырмыскалы авылы­ның Солтангалиев урамында урнашкан 14/1нче йортка (“Юбилейный” мәдәният йорты) мөрә­җәгать итә ала, - дип аңлат­ты”Яшьлек” яшьләр үзә­генең өс­тәмә белем бирү педагогы Айгөл Яхина.

Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Читайте нас: