Кырмыскалы авылында Россельхознадзор идарәлегенең муниципаль җирләрне күзәтү астында тотучы органнары белән үзара эш итүне көйләүгә юнәлтелгән төбәк семинары үткәрелде.
Киңәшмәне муниципаль район хакимияте башлыгы Альфир Сабиров ачты:
- Авыл хуҗалыгы – район икътисадының әйдәүче секторы. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән 19 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 60 фермер хуҗалыгы шөгыльләнә. Узган елда игеннең тулаем җыемы 115 мең тонна, уңыш 30 центнерга якын тәшкил итте. Гомумән, бездә 111 мең гектар авыл хуҗалыгы басулары исәпләнә, аларның 70 меңе – сөренте җирләр. Буш биләмәләр юк, барсы да тиешенчә файдалана. Барлык җирләргә дә инвентаризация үткәрелгән, - диде.
БР Россельхознадзор идарәлеге җитәкчесе бурычларын башкаручы Алексей Гнездин әйтүенчә, республикада җиде миллион гектардан артык җир исәпләнә, аларның яртысы – авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендә.
2014 елдан 2018 елга кадәр 1 миллион 300 мең гектардан артык мәйдан тикшерелде, ике меңгә якын хокук бозу очрагы теркәлде, административ җаваплылыкка тарттыру буенча 1200 карар чыгарылды, 18 миллион сумлык штраф салынды. Урыннарда авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләр вәкаләтле җитәкчеләр һәм органнар карамагында. Килешүгә ярашлы, алар Россельхознадзор белән бергә эшли. Безнең район, мәсәлән, аның белән 2013 елда ук килешү төзеде.
Киңәшмәдә байтак көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде. Аларның берсе – авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрдә өлешләтә катнашучылар белән эш алып бару. Ул җирләрне файдаланганда җитешсезлекләрне - мәсәлән, басудан туфракның өске катламын чыгару, чүп үләннәре үстерү, каты көнкүреш калдыклары түгү, чәчү мәйданнары буйлап зур йөк машиналары йөрүне терки бару мөһим.
Чарада республиканың 11 муниципалитетыннан авыл хуҗалыгы начальниклары, җирләрне күзәтү астында тотучы оешма җитәкчеләре, шулай ук безнең районның авыл биләмәләре башлыклары катнашты. Семинар белгечләр өчен дә файдалы булды. Биредә алынган мәгълүмат җирләрнең торышын тикшереп, чаралар күрергә ярдәм итәчәк, чөнки аның һәр гектары “эшләргә” һәм файда китерергә тиеш.