Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 март 2019, 12:32

Эшкуарлар җыеныннан бай тәэссоратлар белән

Март аенда Татарстанда Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты «Русиянең татар авыллары» Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы белән берлектә VIII Бөтенрусия татар авыллары эшкуарлары җыенын уздырды. Бу күләмле чарада Русиянең төрле төбәкләреннән күпсанлы кунаклар җыелды. Башкортстаннан да анда 100дән артык кеше катнашты, шулар арасында безнең райн вәкилләре дә бар. Кырмыскалы авылында яшәүче һәм умартачылык белән шөгыльләнүче Исмәгыйль Әхтәм улы Ибраһимов сәфәрдән алып кайткан тәэссоратлары белән уртаклашты.

- Өч көнгә сузылган программа үзенең бай эчтәлеге белән аерылып торды. Җыенның беренче көнендә без Татарстан Республикасының Фәннәр академиясендә “Татар халкының үсеш стратегиясе” эскизының проекты белән таныштык. Аннан соң җыенда катнашучылар өчен дискуссион мәйданчыклар оештырылды. Аларда авыл кешесенең төп байлыгы булган җир белән эшләү ысуллары, хуҗалык итү төрләре, авылда җитештерелгән продукцияне эшкәртү, сату юлларын тикшерүгә багышланган мәсьәләләр күтәрелде. Татар авылының киләчәге һәм аның үсешенә яшьләрне җәлеп итү юллары турында да сүз алып барылды. Кичен безне мәдәни чара көтте - “Казан” бию ансамбленең “Казан хәзинәсе” дип аталган тарихи-хореографик спектакле тәкъдим ителде.
Икенче көнне иртән-иртүк Татарстанның Мөслим районына юл тоттык. Иң тәүдә “Җәмигъ” мәчетенә җомга намзына кердек. Соңыннан Кәлимуллиннарның гаилә фермасында, “ФАИЗА” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы, авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү белән шөгыльләнгән Русиядәге иң эре “Агромастер” предприятиесендә булып, авыл эшкуарларының хуҗалыклары белән таныштык, аларның эш алымнарын якыннан күрү, бәяләү, хезмәттәшлек булдыру мөмкинлекләренә ия булдык. Ә инде җыенның өченче көне “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында үтте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында уздырылган Пленар утырышта катнаштык. Шунысы куанычлы, үзебезнең якташлар белән дә якыннан танышу мөмкинлеге булды.Шулай, Чакмагыш районы Аблай авылыннан фермер Айдар Габдуллин үзенең авылындагы эшкуарларның башкарган гамәлләре турында сөйләп үтте, кооперативлар оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Бу көнне Русия төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсен дә зур кызыксыну белән карап чыктык. Гомум алганда, җыен эшлекле төстә узды. Бу сәфәрдән без зур фәһем, рухи азык алып кайттык, - дип сөйләде Исмәгыйль абый.
Эльвира Ямалетдинова язып алды.
Читайте нас: