Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 март 2019, 11:52

Закон буенча эш итәргә

Муниципаль район хакимияте каршындагы дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр мәсьәләсе буенча комиссиянең чираттагы утырышында сүз милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге хәл, шулай ук иман йортларын, алар урнашкан җирләрне рәсмиләштерү турында барды.

Муниципаль район хакимияте каршындагы дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр мәсьәләсе буенча комиссиянең чираттагы утырышында сүз милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге хәл, шулай ук иман йортларын, алар урнашкан җирләрне рәсмиләштерү турында барды.
Район хакимияте башлыгы А.Ф.Сабиров чараны ачып, җыелучыларны сәламләде. Соңыннан аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ф.Н.Макеева районда һәм төбәктәге дини хәл турында бәян итте.
- Республика биләмәсендә 1030 типовой һәм 169 җай­лашкан мәчет, 306 православие чиркәве һәм 43 башка конфессия бинасы бар. 368 дини берләшмә теркәлмәгән, ә бу закон тарафыннан тыела, - дип белдерде Флизә Наил кызы.
Безнең районда 41 дини оешманың 4се – Иске Акташ, Бельский, Атҗитәр һәм Илтуган авылларындагы мәхал­лә­ләрнең юридик статусы юк. Моңардан тыш, 13 имам-хатыйпның вәкаләтләренең вакыты үтте, 6сы тиешле мәгълүмат китермәде, ә Бельский авылындагы имам-хатыйпның таныклыгы юк. Ә, гомум алганда, райондагы дин хәле тотрыклы, диде.
Җир биләмәләрен һәм биналарны рәсмиләштерү мәсь­әләләре буенча БР Җир һәм милеккә идарә итү министр­лыгының район буенча комитеты җитәкчесе Н.Т.Минди­әхмәтов, “Геоземинформатика” предприятиесе җитәкчесе С.А.Сәлимгәрәев, районның баш архитекторы А.Г.Айбулатов, “Дәүләт кадастр бәяләү һәм техник инвентариза­цияләү” участогы начальнигы И.М.Лукст чыгыш ясады.
Авыл биләмәләре башлыклары һәм дин әһелләренә шулай ук дини оешмаларының эшчәнлеген дәвам итү һәм истәлекле дини билгеләр урнаштырганда урындагы органнар белән үзара килешеп эш итү турында БР Юстиция министрлыгы идарәлегенә белдерү җибәрү тәртибе турында аңлатылды. Бу мәсь­әләләр буенча юридик бүлек җитәкчесе А.Р.Саяпов һәм район хакимиятенең мәгъ­лүмат-аналитика бүлеге җи­тәк­чесе Р.Ф.Хәмәтгалимова чыгыш ясады. Көн тәртибенә Сахай һәм Камышлы авыл Советы авыл биләмәләре башлыклары Р.Р.Хөснетдинов һәм И.В.Биккузинның урындагы мөселман һәм православие берләшмәләре җитәкчеләре­нә финанс-хуҗалык эшчән­легендә ярдәм итүләренә кагылышлы чыгышлары да кертелде.
Барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, аларның берсе – җир биләмә­ләрен рәсмиләштерү һәм агымдагы елның 30 июненә кадәр килешү төзү.
Тәлгать Мөхәммәтҗанов.
Читайте нас: