Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 апрель 2019, 11:53

Шимбә өмәсе – атна саен

Яз җитү белән авылларны төзек­ләндерү, елга-күл буйларын чистарту, урамнарны тәртипкә китерү буенча экологик шимбә өмәләре үткәрелә. Район Советы секретаре Айрат Сәетгалин, Кырмыскалы авыл Советы хакимияте башлыгы Айрат Ходайдатов, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, шулай ук шәхси эшкуарлар катнашлыгында район хакимиятендә узган очрашуның бу төп темасы булды.

Айрат Әсхәт улы билгеләвенчә, 6 апрельдән 11 майга кадәр республикада төзекләндерү айлыгы үтәчәк, ә 6 һәм 27 апрельдә - бердәм экологик шимбә өмәләре игълан ителде.
- Ләкин өмәләр бу көннәрдә генә үткәрелә, дигән сүз түгел. Авыллар һәрвакыт чиста булсын өчен аларны ешрак оештырырга кирәк. Биредә яшәүче һәр кешенең төп бурычы – үз биләмәләрен тәртипкә китерү. “Яшел Башкортстан” акциясе чикләрендә, 26 һәм 27 апрельдә авыл биләмәсендә 20 меңнән артык агач утыртылачак. Шулай ук, 7 апрельдә район кулланучылар җәмгыяте ярдәмендә кинотеатр янында экологик өмәдә катнашучылар өчен кайнар аш оештырылачак, - диде Кырмыскалы авыл биләмәсе башлыгы.
Очрашуда каты көнкүреш калдыкларын чыгару мәсьәләсе дә күтәрелде. Яңа реформа турында Кырмыскалы районы буенча төбәк оператор вәкиле Рим Хәсәнов аңлатып китте. Ә Экология һәм күзәтчелек буенча дәүләт инспекторы Артур Камалов бүгенге көндә оешма һәм предприятие җитәкчеләре өчен экологик хәвефсезлек буенча уку үткәрү кирәклеген билгеләде.
Ринат Шәйбәков.
Читайте нас: