Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 апрель 2019, 12:44

Төп бурыч - хезмәткәрләр мәнфәгатен яклау

Районда социаль партнерлык үсешүен дәвам итә. 2018 елда коллектив килешүе буенча эшләүче хезмәткәрләрнең саны 4,5 меңнән артып китте. Бу турыда район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Флизә Макеева социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча киңәйтелгән территориаль өчьяклы комиссия утырышында сөйләде.

Районда социаль партнерлык үсешүен дәвам итә. 2018 елда коллектив килешүе буенча эшләүче хезмәткәрләрнең саны 4,5 меңнән артып китте. Бу турыда район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Флизә Макеева социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча киңәйтелгән территориаль өчьяклы комиссия утырышында сөйләде.

Эшкә урнаштыру хакында

2018 елда халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенә 1245 кеше мөрәҗәгать итте, аларның 797 эшсез дип танылды. Аларга 22 миллион сумнан артык күләмдә пособие түләнде. Бүгенге көндә хезмәт биржасында 553 кеше исәптә тора.

– Эшсез гражданнар һөнәри әзерлек үтә. Шулай, узган елда 103 кеше укырга җибәрелде. Кырмыскалы авылында, мәсәлән, сакчылар өчен уку оештырылды. Бу Уфага бармый гына тиешле белем алу мөмкинлеге бирә, – диде Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең район буенча бүлек начальнигы Шамил Хафизов.

Инвалидларны эшкә урнаштыру кебек гади булмаган мәсьәлә дә күтәрелеп чыкты. Агымдагы ел башыннан Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөмкинлекләре чикле 17 кеше мөрәҗәгать иткән. Барлыгы 39 инвалид исәптә тора. Мөмкинлек булса, эш бирүчеләргә инвалидларны үз оешмаларына эшкә урныштырырга кушылды.

Безнең районда гына түгел, гомум ил буенча хезмәт базарында күләгәле мәшгульлек проблемасы бар. Район хакимияте башлыгының икътисадый үсеш буенча урынбасары Асия Әнәсова аңа каршы көрәш чаралары турында сөйләде. Бүген районның 27 процентка якын эшкә сәләтле яшьләре рәсми булмаган урында эшли. Узган елда 41 оешма тикшерелде, аларда 450 хезмәткәрнең эшкә рәсми урнашмавы ачыкланды. Аларның барсы да законга ярашлы эшкә урнаштырылды. Территориаль өчьяклы комиссия киләчәктә дә бу проблема белән шөгыльләнәнүен дәвам итәчәк.

- Бары тик рәсми рәвештә эшләгән кешеләр генә лаеклы пенсиягә өмет итә ала, - диде РФ Пенсия фондының район идарәлеге начальнигы З.Х.Котлыева, пенсия реформасына багышланган чыгышында.

Хезмәткәрләрне рәсми эшкә урнаштырганнан соң, оешма җитәкчеләре хәвефсез эш өчен барлык шартлар да тудырырга тиеш. Предприятиеләрдәге хезмәт шартларына махсус бәһа бирелергә тиеш. Агымдагы елның 1 гыйнварына 4493 кеше эшләгән 96 оешма тикшерелде. Эш урыннарының 18 проценты зыянлы, дип танылды.

Сәламәтлек турында хәстәрлек күреп

Безнең һәрберебез өч елга бер тапкыр диспансеризация үтәргә тиеш. Агымдагы елда РФ Хезмәт Кодексында барлыкка килгән статьяга ярашлы, хезмәткәрнең тикшерү үтү өчен бер көн алырга хокукы бар. Шул ук вакытта аның уртача хезмәт хакы саклана.

– Узган елда 7,5 мең кеше диспансеризация үтте. Аларның 20 проценты (нигездә, яшьләр) сәламәт дип танылды. Тикшеренергә килгән 7 кешедә онкология авыруы, 11ендә шикәр диабеты, 99ында – йөрәк-кан тамырлары бозылуы ачыкланды, - диде район үзәк дәваханә­се­нең баш табибы урынбасары Нэлли Зарипова.

Медицина хезмәткәре эш бирүчеләрне диспансеризация үтүдә ярдәм күрсәтергә һәм хезмәткәрләрен тикшеренү үтәргә җибәрүләрен сорады. Район дәваханәсе, үз чиратында, бер төркем предприятие хезмәткәрләрен кабул итү өчен аерым көн бүлергә риза булуын белдерде. Агымдагы елда “Теплосеть” һәм “Жилкомдорстройсервис” оешмалары шулай эшләде дә.

Быел 1920, 1923, 1926, 1929, 1932, 1935, 1938, 1941, 1944, 1947, 1950, 1953, 1956, 1959, 1962, 1965, 1968, 1971, 1974, 1977, 1980, 1983, 1986, 1989, 1992, 1995, 1998 елларда туган гражданнар диспансеризация үтәргә тиеш.

Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча киңәйтелгән территориаль өчьяклы комиссия утырышында шулай ук сүз пенсия реформасы, пенсия алды яшендәге кешеләргә һөнәри белем бирү, бәхетсез очраклардан һәм һөнәри авырулардан социаль страховкалау чаралары турында барды. Тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Читайте нас: