Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 апрель 2019, 11:13

“Бергә республиканы чистарак итик!”

“Яшел Башкортстан” проекты чикләрендә узган тәүге гомум республика шимбә өмәсендә кырмыскалылар да актив катнашты.

“Яшел Башкортстан” проекты чикләрендә узган тәүге гомум республика шимбә өмәсендә кырмыскалылар да актив катнашты.
Район халкы көрәк, себерке белән “коралланып”, күтәренке кәеф белән биләмәләрдә тәртип булдыру һәм төзекләндерү буенча өмәгә кушылды. Шулай, кырмыскалыларның көче белән мемориал һәм һәйкәлләр, ял итү урыннары, парклар һәм барлык урамнар чистартылды.
- Яшьләрнең зур теләк белән катнашуын күрү аеруча куанычлы. Безнең район “Яшел Башкортстан” проектына актив кушылды һәм киләчәктә дә без шундый темпта эшләячәкбез, - диде район башлыгы Альфир Сабиров.
Экологик акциядә катнашучылар өчен чын бәйрәм оештырылды. Урамнарда күңелле музыка уйнап торды, ”Аккүл” паркы биләмәсендә өмәдә катнашучылар кайнар чәй һәм кыр кухнясында әзерләнгән ризыклар белән сыйланды.
- Өмә - ул биләмәләрне җыештыру гына түгел, аралашу, яхшы кәеф, уңай эмоцияләр дә. Чара бик җанлы һәм актив узды, барысы да дәрт белән тулы иде. Эш нәтиҗәләре барысын да сөендерде, биләмәләр ялт итеп китте, - диде акциядә катнашучы Рида Сөләйманова.
“Бергә республиканы чистарак итик!” девизы астында үткәрелгән өмәдә 6000нән артык кеше - район хакимияте, учреждение, җәмәгать оешмалары, мәктәп укучылары, волонтерлар һәм актив яшьләр катнашты.
- Әгәр чүп-чарны теләсә-кайда түгел, ә махсус урынга гына илтеп ташласак, йорт һәм оешма биләмә­ләрен җыештырып тору гадәткә керсә, тормышыбыз яхшы якка үзгәрер иде, - дип үз фикерен белдерде район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Азамат Галиев.
Район биләмәсендә быел оештырылган бу тәүге генә экологик чара түгел. Шимбә өмәләре атна саен үткәреләчәк, ә 27 апрельдә агачлар утырту буенча акциягә чыгачакбыз.
Кыскасы, бөтен җирдә чистарту, төзекләндерү эшләре кайнады үткән шимбәдә. Билгеле, бу өмә соңгысы булмас. Иң мөһиме, туган ягыбызны матур һәм ямьле итүдә һәркем катнашсын иде.
Ринат Шәйбәков.
Читайте нас: