Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 апрель 2019, 11:48

“Инвестиция сәгате” нәтиҗәле

Башкортстан Республикасы Башлыгы бурычларын башкаручы Радий Хәбиров башлап җибәргән инвестиция сәгате үз нәтиҗәсен бирә. Шул көннәрдә район хакимияте башлыгы Альфир Сабиров катнашлыгында аның тәүге утырышы безнең районда да үтте.

Башкортстан Республикасы Башлыгы бурычларын башкаручы Радий Хәбиров башлап җибәргән инвестиция сәгате үз нәтиҗәсен бирә. Шул көннәрдә район хакимияте башлыгы Альфир Сабиров катнашлыгында аның тәүге утырышы безнең районда да үтте.
Бизнес-берләшмә вәкилләре хакимият башлыгы, урынбасарлары һәм ведомство җитәкчеләре белән эш­чәнлек барышында көнүзәк проблемаларны тикшерделәр, үзләренең идеяләрен тәкъдим иттеләр. Мондый аралашу ысулы уңайлы, чөнки ул барлык мәсьәләләрне “бердәм тәрәзә” форматында хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Эшкуарларның мәсьәләләре тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләренә кагылды. Илгиз Хәсәновның Кырмыскалы авылында тегермән комплексы төзелеше буенча проекты бик кызыклы дип табылды. Ул уңышлы тормышка ашырылса, районда икмәк һәм икмәк-булка изделиеләре җитештерү тагын да алга китәчәк. Ә үстерелгән ашлык җитештерүдән төшеп калган шикәр чөгендерен өлешләтә алмаштырырга һәм шулай ук районда үсемлекчелекне арытабан үстерергә этәргеч бирәчәк.
“Таймень К” җәмгыятеннән Илдус Хәсәновның балык үрчетеп сату базары ачу проекты да зур кызыксыну уятты.
“Высотный альянс” җәмгыяте Кырмыскалы районында үзенең эшчән­леген киңәйтергә теләгән эре оешма­ларның берсе. Башлангыч этапта җәм­гыять проекты районның минераль-чимал базасын үстерүгә юнәлтеләчәк. Моның өчен район хакимиятеннән тиешле лицензия һәм рөхсәт алырга кирәк. “Высотный альянс” җәмгыяте шулай ук йөзләү өчен таш эшкәртү цехы ачарга ниятли.
Инвес­тиция сәгатендә катнашу­чыларның калганнары да борчыган сорауларына җавап алды. Шуны да бил­геләп үтәргә кирәк, иң мөһим пробле­мал­арның берсе – инвестиция объект­ларын урнаштыру өчен җир биләмә­ләре билгеләүгә кагылышлы мәсьәлә­ләрне хәл иткәндә электр энергиясе, газ булуын исәпкә алырга кирәк. Наил Миндиәхмәтов рәислегендәге милеккә идарә итү комитеты хаки­ми­ятнең тиешле структуралары белән бергә һәрберсенә барлык техник та­ләпләргә җавап биргән биләмә сайларга ярдәм итәргә әзер. Мөрәҗәгать итүчеләргә тиешле документлар әзер­ләүдә методик ярдәм тәкъдим ителде.
Инвестиция сәгате нәтиҗәләре буенча, барлык җитәк­челәргә тиешле бурычлар билгеләнде. Аларның үтәлеше аерым күзәтү астына алынды.
Ринат Шәйбәков.
Читайте нас: