Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 апрель 2019, 11:44

Юлларны төзекләндерү эше башланды

Урал авылындагы асфальт-бетон заводы үз эшен башлап җибәрү белән, Кырмыскалы юл төзү-төзекләндерү идарәлеге эшчеләре юлларны ремонтлау эшенә тотынды.

Урал авылындагы асфальт-бетон заводы үз эшен башлап җибәрү белән, Кырмыскалы юл төзү-төзекләндерү идарәлеге эшчеләре юлларны ремонтлау эшенә тотынды.
- Кырмыскалы юл төзү-төзек­ләндерү идарәлеге районны тулысынча асфальт белән тәэмин итә. Узган елда Архангель районы өчен дә асфальт-бетон җи­теш­тергән иде, агымдагы елда да бу эш дәвам итәчәк. “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” өстенлекле проекты чикләрендә, идарәлек эш­челәре Уфа шәһәре объектларында да эшли, - ди “Башкиравтодор” җәмгыятенең җитештерү буенча генераль директор урынбасары Ришат Рафиков.
Әйткәндәй, Ришат Рафиков хезмәт эшчәнлеген Кырмыскалы юл төзү-төзекләндерү идарәле­гендә мастер буларак башлаган, район һәм урындагы белгечләр белән яхшы таныш.
Бүген Урал авылындагы асфальт-бетон заводында 11 кеше эшли. Лаборант Ольга Җиһан­шина белдерүенчә, 15 тонналы асфальт-бетон машинасы коры көндә 20 минут эчендә әзерләнә. Бер сменага завод, заказга карап, 600-700 тонна катнашма эшләп чыгарырга сәләтле. Операторга тиешенчә вак таш, чуерташ, битум бирелеп беткәч, асфальт җитеш­терелә башлый. Һәр смена саен асфальт катнашмасына анализ үткәрелә, югары һәм түбән температурага чыдамлылыгы тик­шерелә.
Асфальт-бетон яңа юллар салу һәм ремонтлау өчен файдаланыла. Юл төзү-төзеклән­дерү идарәлеге хезмәткәрләре Кырмыскалы авылы юлларын “ямау” эшен башлады. Район үзә­генә кергән урын, шулай ук Совет урамында юллар төзекләндерелде дә инде. Ә алда аларны бик күп эшләр көтә.
Хәтерегезгә төшерәбез, республика Башлыгы бурычларын башкаручы Радий Хәбировның башлангычы буенча “Юл эксперты” кушымтасы булдырылды. Аның ярдәмендә гражданнар юллардагы чокырларны ремонтлауга заявка җибәрә ала. Кушымта белән файдаланучы чокырны фоторә­семгә төшереп, аның кайда урнашуын билгели һәм модераторларга хәбәр итә. Алар заявканы хезмәт­ләндерүче оешмага җибәрә, соңыннан алар башкарылган эшне фоторәсемгә төшерә.
Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Читайте нас: