Шул көннәрдә генә район биләмәсендә 19 янгын очрагы теркәлде. Автомобиль, абзар, мунча һәм йорт янып юкка чыкты. Калганнарында коры үләнгә ут капты. Бу уңайдан районның Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе янгын хәвефсезлеге мәсьәләләре буенча планнан тыш киңәшмә үткәрде.
- Соңгы 10 көндәге хәл турында сөйләгәндә, янгын сүндерүчеләр янгын турындагы хәбәр буенча 15 урынга барды. 4 объект – каралты, торак йорт, автомобиль булса, калганнары – коры үлән яну буенча. Аңлавыбызча, яз көне кипкән үлән, көздән калган яфракка ут кабу куркынычы зур. Аларның күбесе ут белән саксыз тотыну, шулай ук сүндерелмәгән тәмәке ташлау нәтиҗәсендә чыга.
Еш кына янгын чыгу турында хәбәр алу белән без кешеләрнең чүп-чар яки коры үлән яндырганда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәмәүләре кебек очракларга тап булабыз. Нәтиҗәдә, көчле җил аркасында ут 3-5 гектар мәйданга кадәр тарала. Мондый кешеләргә административ җәза бирелә, - диде БР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Авыргазы районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлекчәсе начальнигы Рөстәм Кәримов, җыелучыларга янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча мәгълүматны җиткереп.
Шулай, үзләренең биләмәләрендә чүп-чар һәм үлән яндырган Олыкүл, Сары-Саз һәм Кырмыскалы авыллары кешеләренә 2000 сумнан башлап административ штраф салынды. Административ хокук бозу турындагы очрак Стәрлетамак шәһәрендә тикшерелә һәм моның өчен законны бозучылар квитанция алу өчен анда барырга тиеш.
Патруль-маневр төркемнәре
Район хакимияте башлыгы карары белән район биләмәсендә патруль-маневр һәм маневр төркемнәре эшләячәк. Бу төркемнәрнең максаты – табигать янгыннарын тиз арада сүндерү һәм авылларга күчүенә юл куймау. Район хакимияте башлыгы Альфир Сабиров һәр авыл биләмәсендә ким дигәндә бер, ә Кабак һәм Подлуб авыл Советы авыл биләмәләрендә икешәр патруль-маневр төркеме төзергә кушты.
Патруль-маневр төркеменең төп бурычы – авылда чүп-чар яндыру очракларын ачыклау һәм юл куймау. Бу төркемнәр халык арасында янгынга каршы режим буенча аңлату эшләре алып барачак, өстәмә көчләр килеп җиткәнче, янгынны сүндерү буенча чаралар күрәчәк һәм янгын турында Бердәм дежур-диспетчер хезмәтенә хәбәр итәчәк. Шулай ук алар янгынның сәбәбен, гаепле кешеләрне ачыклаячак һәм мәгълүматны күзәтчелек органнарына җиткерәчәк.
Патруль-маневр төркеме автомобиль, янгын сүндерү корылмалары, фотоаппарат һәм телефон белән тәэмин ителә. Һәр төркемнең кайда урнашуы турында мәгълүмат контрольгә алына һәм Бердәм дежур-диспетчер хезмәтенә тапшырыла.
Шулай ук Альфир Фәрхәт улы авыл Советы башлыкларына көн саен техника һәм янгын дружинасы әгъзаларының әзерлеген тикшерергә һәм 19.00 сәгатьтә отчет бирергә кушты.