Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 Май 2019, 12:26

“Хәтер вахтасы – 2019”

Районның мәктәп укучылары З.Ә.Бикбаев җитәкчелегендәге “Йолдыз” эзләнү отряды составында ел саен үткәрелә торган “Хәтер вахтасы” эзләнү экспедициясендә катнаша. Агымдагы елның 21 апрелендә безнең эзләнү отряды сугыш елларында каты алышлар барган Ленинград өлкәсенең Киров районына казу эшләренә юлландылар.

Районның мәктәп укучылары З.Ә.Бикбаев җитәкчелегендәге “Йолдыз” эзләнү отряды составында ел саен үткәрелә торган “Хәтер вахтасы” эзләнү экспедициясендә катнаша. Агымдагы елның 21 апрелендә безнең эзләнү отряды сугыш елларында каты алышлар барган Ленинград өлкәсенең Киров районына казу эшләренә юлландылар.
Башкортстан Республикасыннан Кырмыскалы, Нуриман, Мәчетле районнары һәм Мәләвез, Ишембай, Салават, Ок­тябрьский, Туймазы, Уфа шәһәрләреннән 20 җитәкче һәм 80 укучы катнаша. Безнең районнан Кабак, Иске Кыешкы, Прибельский һәм 1нче санлы Кырмыскалы урта мәктәп­ләреннән 4 команда, ягъни 15 укучы китте. Командаларның командирлары - “Йолдыз” эз­ләнү отряды җитәкчесе З.Ә.Бик­баев, С.М.Чугункин исе­мендәге мәктәпнең тарих укытучысы А.Р.Әхтәмова, Прибельский мәктәбенең тормыш хәвефсезлеге нигезләре укытучысы Р.С.Галиәкбәров, “Яшь­лек” яшьләр үзәгенең өстәмә белем бирү укытучысы В.М.Курунов.
- Отряд бирегә 23 апрельдә килеп җитте һәм икенче көнне үк эзләнү эшләре башланды. 24 апрельдән 30ына кадәр Башкортстан эзләнү отрядлары 20 кызылармияченең сөякләрен тапты, аларның 11е – безнең отряд тарафыннан. Кызганычка каршы, һәлак булганнарның шәхесләрен ачыклау өчен файдалана алырлык медальоннары һәм шәхси әйберләре юк иде, - ди Зәки Әхмәт улы.
Биредә укучылар кыр шартларында яшәргә: палаткаларда йокларга, нарядта торырга, үзләренә ашарга пешерергә өйрәнә. Бәхеткә, бу чорда көн­нәр әйбәт торды: көндез 25 градуска кадәр күтәрелде, төнлә 2 градус тирәсе суык булды. Эзләнү эшләрен башкару өчен отряд тимер эзләү җайланма­лары, көрәк һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин ителде.
- Казу эшләре алып барган­да еш кына снаряд яки граната кебек шартлаткычлар да килеп чыга. Аларны табу белән отряд әгъзалары командирларына хәбәр итә. Шулай ук гильза, патрон, снаряд ярчыклары да күп. Алар 1941-1944 елларда Ле­нинград янында сугышның никадәр канкойгыч булуын күз алдына китерергә мөмкинлек бирә. Эзләнү эшләре дәвам итә. 4 май көнне без эшебезне тө­гәлләп, 7 майда поездга утыр­абыз. 3 көн буена Санкт-Петербургта музей һәм бөек шәһәрнең истәлекле урыннары буйлап сәяхәт кылачакбыз, - ди­де Зәки Әхмәт улы.
Милена Шәймәрдәнова.
Читайте нас: