Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 Май 2019, 11:11

“Яшел патруль” эшли

Матурлык кешене һәрьяклап чолгап алырга тиеш: якты һәм чиста урамнарында, әйләнә-тирәлек белән үзара мәнәсәбәтләрдә авылыбызның да матур булуы шарт. Аның күркәмлеге, тәү чиратта, урамнарның чисталыгыннан башлана.

Матурлык кешене һәрьяклап чолгап алырга тиеш: якты һәм чиста урамнарында, әйләнә-тирәлек белән үзара мәнәсәбәтләрдә авылыбызның да матур булуы шарт. Аның күркәмлеге, тәү чиратта, урамнарның чисталыгыннан башлана.
Язгы шимбә өмәләре белән беррәттән, Иске Муса авылында “Яшел патруль” акциясе дә старт алды. Аның төп максаты – киң җәмәгатьчелек игътибарын экологик өлкәгә кагылышлы проблемаларга җәлеп итү, туган ягыбызның экологик хәвефсезлеген яхшырту. Бу акциягә эшләүче яшьләр ихлас кушылды. Башкортстанның 100 еллык юбилее хөрмәтенә алар авылга кергән урында 100 төп ылыслы агач утыртты.
- Барыбыз да эш белән мәшгуль булуга карамастан, авылыбызның иминлеге һәм күркәмлеге хакына җәмәгать эшләреннән дә читтә калмыйбыз, авыл халкын да җәлеп итәбез. Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү максатында төрле акцияләр, флешмоблар яки импровизацияле конкурслар уйлап табабыз. Катнашучыларның күбесе “Без балачак иленнән” волонтер хәрәкәте әгъзалары, шуның өчен дә экологиянең чисталыгы безнең өчен бик мөһим. Акция барышында авыл урамнары чүп-чардан арынды, агачлар утыртылды. Хәзер безнең авыл районыбызда иң чиста авылларның берсе, дип ышанычлы әйтә алабыз,- ди авыл мәдәният йортының мәдәни чаралар оештыручысы Регина Вахитова.
Венера Гафарова.
Читайте нас: