Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 Май 2019, 13:36

Ветераннарга хөрмәт күрсәтеп

9 Май бәйрәме алдыннан муниципаль район хакимияте башлыгы А.Ф.Сабиров, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары А.Р.Гәрәева һәм Р.Ю.Бабич, район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ф.Н.Макеева, Совет секретаре А.З.Сәетгалин, районның ветераннар советы рәисе А.Л.Мөхәммәтҗанов Бөек Ватан сугышы ветераннарының йортларына барып котладылар.

Прибельский авылында яшәүче Илья Герасимович Алексеев кунакларны каршы алырга үзе чыккан иде. Альфир Сабиров аны Бөек Җиңү белән котлап, чәчкәләр һәм истәлекле бүләк тапшырды.
– Безгә якты киләчәк бүләк иткәнегез өчен рәхмәт! Сезгә ныклы сәламәтлек һәм озын гомер телибез. 9 Майда Кырмыскалы авылында үткәреләчәк бәйрәмгә чакырабыз, - диде Альфир Фәрхәт улы.
– 95 яшькә кадәр яшисе иде әле. Без Иван Шальков белән кем озаграк яши, дип ярышабыз, - ди ветеран, шаяртып.
Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Игнатьевич Шальков та Прибельский авылында гомер итә. Кызганычка каршы, без аны очрата алмадык, дәваханәдә, диделәр.
БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары Рушанна Бабич һәм Айгөл Гәрәева шулай ук Илья Алексеевка истәлекле бүләк тапшырып, Җиңү һәм җирдәге тыныч тормыш өчен фронтовикка рәхмәт белдерделәр. Соңыннан бергәләшеп истәлеккә фотога төштеләр.
Бүген районда 14 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Димәк, 14 йортта балалары, онык-оныкалары һәм туруннары дәһшәтле сугыш турында аларның үзләреннән ишетә ала.
Бу көнне рәсми делегация барлык ветераннарны да котлады һәм бүләкләр тапшырды. Кайбер йортта хәтта кунакларны табын әзерләп көтеп торганнар. Һәр очрашу дулкынландыргыч һәм истә калырлык булды. Шунысы куанычлы, авыр сынаулар аша үтүләренә һәм олы яшьтә булуларына карамастан, алар бүген дә көр күңелле булып кала.
Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Читайте нас: