Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 Май 2019, 16:39

Иң яхшы муниципаль берәмлекләр билгеләнде

Көнүзәк // Ример Насретдинов // 17.05.2019 13:46:09Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Башкортстанның иң яхшы муниципаль берәмлеге” конкурсы призерларына дәүләт бүләкләре тапшырды.

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Башкортстанның иң яхшы муниципаль берәмлеге” конкурсы призерларына дәүләт бүләкләре тапшырды.
– Хәерле көн, кадерле дуслар! Без бу очрашуны күптән көттек. Бүген сезгә рәхмәт сүзләрен җиткерәм һәм Башкортстан Республикасы бүләкләрен тапшырам.
Бүген без Салават Юлаев ордены белән Борай районы хакимиятенең элекке башлыгы Борис Нурисламовны һәм Куергазы районының элекке башлыгы Әхәт Котлыәхмәтовны бүләклибез. Алар бу җиңел булмаган урында озак һәм җаваплы эшләде. Бу - аларның хезмәтләре өчен рәхмәт билгесе, – диде Радий Хәбиров.
Шулай ук, Радий Хәбиров “Республиканың иң яхшы муниципаль берәмлеге” конкурсының җиңүчеләрен котлады һәм бүләкләр тапшырды.
– Кадерле дуслар! Сезне тагын бер тапкыр ихлас котлыйм. Барлык бүләкләр дә лаек кешеләргә тапшырылды. Хезмәтегез өчен рәхмәт! Без бергә республика өчен күп эшләр башкарырбыз, дип ышанам. Зур рәхмәт сезгә! – диде республика җитәкчесе.
"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.
Фото: "Башкортостан Башлыгы" сайтыннан.
Читайте нас: