Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 Май 2019, 16:44

Владимир Путин журналистлар белән очрашты

Көнүзәк // Ример Насретдинов // 17.05.2019 13:54:56Кичә Президент Владимир Путин Гомумрусия халык фронты медиафорумының пленар утырышында катнашты.

Журналистлар һәм экспертлар белән әңгәмә мәгариф, сәламәтлек саклау, торак, демография һәм мәдәният мәсьәләләре буенча барды. Барлык сораулар буенча Русия Президенты онлайн режимда Хөкүмәт әгъзаларына йөкләмәләр, аерым сорауларга җаваплар бирде. Быел Русия лидеры һәм төбәк киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең очрашуы яңа форматта узды.
Владимир Путинга төбәк журналистларының репортажларын күрсәттеләр, алар гомумдәүләт проектларының бөтен спектрын колачлады.
Утырышны ачып, Президент Гомумрусия халык фронтына рәхмәт белдерде.
– Сез кешеләргә якынрак, аларны аңлыйсыз, урыннардагы барлык вакыйгаларны үз күзләрегез белән күреп торасыз. Сезнең алар хакында хакимиятнең барлык дәрәҗәләренә, шул исәптән Русия Хөкүмәтенә, губернаторларга, муниципалитетлар җитәкчеләренә җиткерүегез мөһим, - дип белдерде Президент.
#ВладимирПутин
"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.
Фото: "Российская газета" сайтыннан
Читайте нас: