Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 Май 2019, 11:25

Радий Хәбиров диктантны ничәлегә язган?

Көнүзәк // Резеда Галикәева // 18.05.2019 23:51:0218 майда Уфада башкорт теле буенча диктант яздылар.Әле аны тикшерү бара.

Быел диктантта Русиядән, Казахстаннан, Канададан, Төркиядән, АКШтан, Франциядән һәм башка илләрдән 20 меңләп кеше катнашкан.
Уфада диктантны республика җитәкчесе Радий Хәбиров та язды.
- Иң кызыклы эшләрнең берсе - Радий Хәбировның диктанты. Туган телдә озак аралашмаса да, Радий Фәрит улы начар язмаган. Ул диктантта катнашучыларның күпчелегенә хас берничә орфографик хата ясаган, - ди Башкорт телен саклау һәм үстерү буенча фонд директоры Гөлназ Йосыпова. - Бу - яхшы нәтиҗә һәм горурлану өчен сәбәп. Хәер, начар билгеләрне төзәтү мөмкинлеге һәркемдә дә булачак: халыкара диктант ел саен үткәрелә. Киләсесенә әзерләнү өчен вакыт бар.
"Кызыл таң" сайтыннан алыеды.
Фото: Башинформ
Читайте нас: