Чираттагы “Эшкуарлар сәгате” район хакимияте башлыгы Альфир Сабировның элекке очрашуларда кушкан эшләрнең үтәлешен тикшерүдән башланып китте. Бу турыда район хакимияте башлыгының икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары Асия Әнәсова сөйләде.
Бу юлы очрашуда крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, авыл хуҗалыгы өлкәсендә төрле эшчәнлек алып баручы эшкуарлар катнашты. Аларның күбесе БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан игълан ителгән республика конкурсы чикләрендә яңа эш башлаучы фермерлар һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары сыйфатында грант алу теләген белдерде. Рәис Тайбугин район хакимияте башлыгына Сахай авылы биләмәсендә яшелчә, җимеш, гөмбә һәм дару үләннәрен эшкәртү буенча цех ачу өчен бина табуда ярдәм итүен сорады. Бу максаттан ул авыл хуҗалыгы кооперативы ачарга ниятен белдерде.
Андрей Гаврилов һәм Владимир Макаров – умартачылар, 2011 елдан башлап уңышлы эшләп киләләр. Алар бизнесны киңәйтергә һәм бал кортлары гаиләләренең санын 1000 данәгә кадәр арттырырга планлаштыра. Моның өчен, умарталардан тыш, бал кортларын кышлату өчен тәгаенләнгән өстәмә биләмә дә таләп ителә. Бүгенге көндә крестьян-фермер хуҗалыгы Бекет һәм Суык-Чишмә авыллары җирләрен файдалана, шулай ук умарталарның бер өлеше Белорет районында урнашкан.
Харрас Гафуров, Салих Атнаголов һәм Фәнис Галиәхмәтов ит юнәлешендә терлекчелекне үстерергә ниятлиләр. Эшкуарлар грант акчаларын алу өчен дәүләт ярдәменә исәп тоталар. Көтү җирләрен киңәйтү мәсьәләсен хәл итү буенча берничә тәкъдим кертелде. “Абыйлы-энеле Әминевлар” авыл хуҗалыгы кооперативы, Олег Васильев җитәкчелегендәге “Ефремкино”, Камил Галиев җитәкчелегендәге “Синергия” җәмгыятьләре ит ярымфабрикатлары җитештерү өлкәсендә эшчәнлек алып баралар. Продукция район биләмәсендә генә түгел, Уфада да сатыла. Ассортиментны киңәйтү һәм җитештерү күләмен арттыру өчен корылма таләп ителә, моны алар грант акчалары исәбенә алырга планлаштыра.
Тәкъдим ителгән уңышлы проектлар район җитәкчелеге тарафыннан хупланды.