Үзән
-4 °С
Облачно
Көнүзәк
24 Мая 2019, 06:52

Безнекеләр – алдынгылар исәбендә

“Урындагы үзидарә өлкәсендә үз эшләренең осталары, берьюлы берничә һөнәргә ия тәҗрибәле һәм яшь белгечләр эшли. Алар финансист, юрист, төзүче, юлчы һәм нәсыйхәтче дә, - диде Башкортстан Башлыгы бурычларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, “Башкортстан Республикасының иң яхшы муниципаль берәмлеге” конкурсы призерларына дәүләт наградалары тапшырып.

Добавить в предпочтительные источники Google
“Урындагы үзидарә өлкәсендә үз эшләренең осталары, берьюлы берничә һөнәргә ия тәҗрибәле һәм яшь белгечләр эшли. Алар финансист, юрист, төзүче, юлчы һәм нәсыйхәтче дә, - диде Башкортстан Башлыгы бурычларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, “Башкортстан Республикасының иң яхшы муниципаль берәмлеге” конкурсы призерларына дәүләт наградалары тапшырып.
“Муниципаль икътисадый сәясәт һәм муниципаль финанслар белән идарә итү” номи­нациясендә Подлуб авыл Советы - II категория (авыл билә­мәләре) өченче урын яулады. “Милләтара тынычлыкны һәм килешүне, муниципаль дәрә­җәдә милли сәясәт чараларны тормышка ашыру” номинация­сендә Кырмыскалы авыл Советы өченче урынга лаек булды.
Конкурс үткәрү комиссиясе карары буенча, Подлуб һәм Кырмыскалы авыл Советлары “Иң яхшы муниципаль тәҗ­рибә” Бөтенрусия конкурсының федераль этабында катнашу өчен тәкъдим ителде.
“Муниципалитет дәрәҗә­сендә намуслы эшләү – чынында исә, күпләрнең язмышына әверелгән мөһим бурыч. Сезнең ачыклыгыз, кешеләрне тыңлый белүегез, аларның эше өчен шартлар тудыру – бәһалап беткесез. Үз эшегезгә тугрылыгыз, гомерегезне кешеләргә хезмәт итүгә багышлавыгыз өчен зур рәхмәт, - дип ассызыклады Радий Хәбиров, бүләкләү тантанасында.
БР Башлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча.
Читайте нас