Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 Май 2019, 17:45

“Бу гади карар түгел...”

Көнүзәк // Резеда ГАЛИКӘЕВА // 28.05.2019 09:01:39Радий Хәбиров сабантуйларда кунакларны алкогольсез сыйларга тәкъдим иттеРеспублика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән киңәшмәдә сабантуйларда спиртлы эчемлекләр сату мәсьәләсе күтәрелде.

Радий Хәбиров сабантуйларда кунакларны алкогольсез сыйларга тәкъдим итте
Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән киңәшмәдә сабантуйларда спиртлы эчемлекләр сату мәсьәләсе күтәрелде.
Республика җитәкчесе, традицияне бозып, халык бәйрәмендә кунакларны алкогольсез генә сыйларга тәкъдим итте. 30 майда Дәү-ләт җыелышы-Корылтай депутатлары сабантуй көннәрендә республика авылларында һәм шәһәрләрендә алкоголь сатуны чикләүгә юнәлтелгән закон проектын караячак.
— Бу гади генә карар түгел, — диде Радий Хәбиров. — Аның яклылар да, аңа каршы булучылар да бар. Шулай да без күпчелек халыкның бәйрәмне тыныч, кү-ңелле үткәрү теләгеннән чыгып эш итәбез. Шул сәбәпле, Дәүләт җыелышына әлеге карарны кабул итәргә тәкъдим итәбез.
Сабантуйларда һәр предприятие, хуҗалыклар чәчү тәмамлану уңаеннан тирмәләр корачак һәм кунакларны сыйлый башлачак.
— Бу традицияне алкогольсез итик, — диде Радий Фәрит улы. — Чикләүләр барысына да: гражданнарга да, чиновникларга да, җитәкчеләргә дә кагыла. Сәламәтек саклауга һәм иминлеккә юнәлтелгән яхшы идеянең асылын бозмыйк.
Быел яз республика шәһәр һәм районнарында ялган аракы сатучыларга каршы көрәш җәелде-релгән иде. Бу көрәш даими үткә-релергә тиеш. Киңәшмәдә респуб-ликаның Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе Гүзәл Асылова дә шушыңа басым ясады. Ул белде-рүенчә, алкоголь базарында хәл тотрыклы. Гыйнвар-март айларында 100 мең кешегә исәпләгәндә алкоголь белән агулануның 36 очрагы теркәлгән. Бу былтыргыдан азрак. Шушы атнада зур чараларда алкоголь сатуны тыю турында закон кабул ителәчәк. Ләкин “Соңгы кың-гырау” бәйрәмендә, властьларның тыюына карамастан, республикада 923 шешә алкоголь продукциясе сатылган. Гаеплеләргә карата тиешле чара күреләчәк.
Киңәшмәдә салым җыемнары турында мәсьәлә дә күтәрелде һәм аларны арттыру буенча тәкъдимнәр яңгырады.
Финанс министры вазыйфасын башкаручы Лира Игътисамова чыгышыннан күренүенчә, беренче кварталда салымнар буенча 1151,3 миллион сумлык бурычлар капланган. Былтыр шушы чорда бу сан 1593,7 миллион сум тәшкил иткән. Ярдәм сыйфатында салым органнарының административ комиссияләренә бурычлылар турында мәгълүмат бирергә тәкъдим ителде.
Сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин белдерүенчә, өч айда республикада туым һәм үлем дәрәҗәсе кимегән. Барлыгы 2404 кешене югалтканбыз. Бу Идел буе федераль округында, Татарстаннан кала, икенче күрсәткеч.
Өч айда 10446 бала туган, бу, былтыргы белән чагыштырганда, 1145кә азрак. Тугыз муниципаль берәмлектә генә туым дәрәҗәсе югары булып кала. Әлеге күрсәткечне арттыру максатында абортлар санын кыскарту, ЭКО процедурасы санын арттыру һәм хатын-кызларның сәламәтлеген яхшырту зарурлыгы билгеләнде.
— Өч айда, узган ел белән чагыштырганда, 156 кешенең гомерен саклап калырга мөмкин булган. Үлемнәрнең сәбәпләре — йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, онкология чирләре һәм тышкы сәбәпләр. Ракны иртә ачыклау, онкология авыруларын иртә ачыклаучы медицина хезмәткәр-ләрен дәртләндерү буенча эшләр дәвам итә. Суицидларны кисәтү үлем очракларын 10 процентка киметкән. Беренче кварталда нарасыйлар үлеме, узган ел белән чагыштырганда, 12 процентка арткан. Төп сәбәпләр — корсак куышлыгындагы инфекцияләр.
Радий Хәбиров төрле чирләрдән үлем очраклары арткан районнарны барлады һәм бу хәлне урыннарда ачыклауны таләп итте. Тиздән әлеге районнарга республиканың әйдәүче онкологлары һәм кардиологлары барачак.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/bu-gadi-karar-t-gel-/
Читайте нас: