Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 Май 2019, 11:29

“Мин эшләргә телим”

Атҗитәр авыл Советыннан Георгий Федоров мини-ферма ачарга, 50 баш мөгезле эре мал сатып алып, ит җитештерү белән шөгыльләнергә ниятли. “Эшкуарлар сә­гате”ндә ул эшен киңәйтеп җибәрү өчен Иске Алексеевка авылы янындагы җир биләмәсен бирүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Район хакимияте башлыгы Альфир Сабиров фермерга ярдәм итәргә сүз бирде.

Фермерлар мәсьәләсе хәл ителә

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, “Эшкуарлар сәгатенә” килүчеләрнең күбесе авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә теләгән кешеләр. Фермерларның күбесе БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан субсидияләү программаларында катнаша, һәм аларга район хакимияте һәрьяклап, асылда, көтүлекләр өчен җир биләмәләрен киңәйтүдә ярдәм күрсәтә. Георгий Федоровтан башка район хакимияте башлыгына мондый мәсьәлә белән Галинур Әминев, Анатолий Гыйльмияров һәм Гөлнур Ишемголова мөрәҗәгать итте.

«Эшкуарлар сәгате»ндә шулай ук «Монолит» җәмгыяте җитәкчесе Илдар Кучаев та бар иде. Ул оешма 2001 елдан бирле газ белән тәэмин итү өлкәсендә төзелеш-монтаж эшләре белән шөгыльләнүе турында сөйләде. Ул автомобильләр һәм махсус техника өчен гараж төзү өчен җир биләмәсе сорады.

Кызыклы форматта

“Эшкуарлар сәгате” шактый кызыклы форматта үткәрелде. Ул Альфир Сабиров белән очрашу гына түгел, анда хакимият башлыгы урынбасарлары, хакимият бүлеге начальниклары да катнашты. Ул проблемаларны урында хәл итәргә мөмкинлек бирә. Шулай, эшкуар район башлыгына объект төзү мәсьәләсе буенча килә икән, аның төзелеш буенча урынбасары В.И.Волик моны хәл итү юлын ачыклый. Ә баш архитектор А.Г.Айбулатов бу проектны тормышка ашыру юлларын тәкъдим итә. Мөрәҗәгать иткән эшкуар бер кабинетта тиешле җавап һәм киңәш тә ала. Бу бик уңайлы. Моңардан тыш, эшкуарны ике атнадан соң чакырып, эшне тормышка ашыру юллары тикшерелә.

Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Читайте нас: