Үзән
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
31 Май 2019, 12:58

Балык тоту - мавыктыргыч шөгыль

Беренче карашка балык тотуның әллә нәрсәсе юк, ул һәркем кулыннан килердәй эш сыман. Ә менә елга буена барып суга кармак сала башласаң, шомакайларны һәркемнең дә эләктерә алмавына инанасың.

Беренче карашка балык тотуның әллә нәрсәсе юк, ул һәркем кулыннан килердәй эш сыман. Ә менә елга буена барып суга кармак сала башласаң, шомакайларны һәркемнең дә эләктерә алмавына инанасың.

Шул көннәрдә “Район балыкчылары” төркеме тарафыннан Иске Кыешкы авылының хозур табигать кочагында - Агыйдел елгасы буенда балык кармакларга яратучылар арасында “Фидер” дип исемләнгән җәйге фестиваль үткәрелде.

- Мин үзем Ефремкино авылында туып-үстем. 2016 елда район балыкчылары өчен төркем төзеп җибәрдек. Биредә без аралашабыз, киңәшләшәбез, балык тотарга йөрибез, фестивальләр үткәрәбез. Кыш көне Кызылга күлендә бәке тишәбез. Фести­валь­ләр бушлай үткәрелә, анда теләге булган һәр кеше катнаша ала, - ди чараны оештыручы Валерий Гаврилов.

Фестивальдә 35 кеше катнашты. Конкурс иртән­ге сәгать 7дә башланды һәм сәгать 12гә кадәр барды. Сары­чев­лар бирегә күмәкләп килгән. Әтисе һәм 8 яшьлек Роман балык тоту өчен кирәк-яракларны хәстәр­ләгән.

- Мин генә түгел, хатыным белән улым да һәвәскәр балыкчылар. Тумышыбыз белән без Прибельский авылыннан. Еш кына Кырмыскалы районына килеп, кунак булып, балык тотып китәбез, - диде гаилә башлыгы Алексей. “Тәү тапкыр улыгызны кайчан балыкка йөретә баш­ладыгыз?” дигән сорауга: “Хаты­ным авырлы чакта ук миңа ияреп йөри иде” – дип җавап бирде.

- Алексей белән танышуыма 16 ел булды. Бервакыт ул мине дә үзе белән балыкка алып барды. Анда бик ошады һәм мин дә моның белән мавыга башладым. Гомумән, ул бер дигән ял төре, - диде Яна Сарычева.

Балык кармаклау фести­валендә ир-егетләр генә түгел, хатын-кызлар һәм балалар да күп иде. Паралич сугуына карамастан, Константин Франц та алардан читтә калырга телә­мәгән.

- Социаль челтәрдәге төр­кемдә без аралашабыз, кем кайда күпме тотуы турында язышабыз. Ә фестиваль безгә очрашырга мөмкинлек бирә. Моңа кадәр көннәр салкын торды, бүген бераз җылытты. Шуңа да ба­лык бик эләкми. Балык һава торы­шының үзгәрүен яратмый, - ди Константин.

Балыкчылар кармак салган арада, учакта тәмле аш пешеп чыкты.

– Бүген куян итеннән сунарчылар ашы пешерәбез. Барсына да җитсен дип учакта ике чиләк элдек. Тагын пылау да әзерләнә, - ди Кабак авылыннан килгән Айгөл Җиһаншина.

Фестивальгә балык тоту спор­ты буенча бөтенрусия категорияле судья, БР судьялар коллегиясе җитәкчесе Дмитрий Баум да килгән иде.

– Мондый фестивальләргә мин еш йөрим һәм балык­чыларның ныклы әзерлеген күрәм. Киләчәктә кайберләре балык тотучы спортчылар разрядына да керер, дип ышанам. Кайберләр тоткан балыкларын кире җибәрә. Бу яхшы күренеш. Без еш кына Кабак авылында профессиональ ярышлар үткә­рәбез һәм табигатькә зыян салмау өчен тоткан балыкларны кире суга җибәрәбез, - диде Дмитрий Евгеньевич.

Фиништан соң тоткан балыкларны үлчәп, җиңүчеләрне билгеләделәр. Беренче урын алучыларга Яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт бүлеге, шулай ук иганәчеләр тарафыннан алынган Кубоклар һәм грамоталар тапшырылды. Эшкуар Илдар Салихов “Район балыкчылары” төркеменә ярдәм күрсә­түчеләрнең берсе. Ул фестиваль­ләрдә катнашып, иганә ярдәме күрсәтергә тырыша.

Чара азагында барсы да тәмле аш белән сыйландылар, тәэссо­ратлары белән уртаклаштылар һәм, әлбәттә, кызыклы хәлләр турында сөйләштеләр.


Иң зур табыш алучылар

Гомум исәптә призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

* ир-егетләр арасында Азамат Шапко (1435 грамм) беренче, Сергей Жирнов (1290 грамм) – икенче һәм Тимур Карпинский (1220 грамм) өченче урын яулады;

* хатын-кызлар арасында Яна Сарычева (0.610 грамм) – беренче, Динара Шириязданова (0.280 грамм)- икенче һәм Гөзирә Исәнбаева (0.255 грамм) өченче урынга лаек булды;

* фестивальдә ике бала да катнашты. Семён Проскуряковның табышы - 0.750 грамм, ә Роман Сарычевныкы 0.095 грамм тәшкил итте.

Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Читайте нас: