Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
31 Май 2019, 11:55

Халыкларны берләштергән бәйрәм

“Туганлык” VII халыкара төрки телле театрлар фестивале чикләрендә, Таусеңер акланында Театраллар сабантуе үткәрелде. Җыенга Башкортстан, Татарстан, Тыва, Кырым, Хакасия, Алтай, Әзербайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Гагауз республикаларыннан, Төркиядән әйдәүче театр коллективлары килде. Кунакларны район хакимияте башлыгы Альфир Сабиров каршы алды.

- Фестивальдә катнашучыларны Кырмыскалы җирендә кабул итүебезгә биз шатбыз. Бу бәйрәм һәм безнең район барыгызның күңелендә дә тик уңай тәэссоратлар гына калдырсын. Барыгызга да күтәренке кәеф телим, - диде Альфир Фәрхәт улы, кунакларга мөрәҗәгать итеп.
Театраль сабантуй бездә икенче ел үткәрелә.
- Берничә көн буена без спектакльләр карадык. Ә бүген табигать кочагында очрашырга һәм ял итәргә кунакчыл Кырмыскалы районына килдек, - диде Театр җыенының оештыру комитеты рәисе Хөрмәтулла Үтәшев.
Сыбайлы атларда “Туганлык” фестива­лендә катнашучы илләрнең флагларын күтәреп үтүләре, шулай ук бию флэшмобы чараның иң дулкынландыргыч мәле булгандыр. Соңыннан спорт бәйгеләре башланды. Кунаклар сигез командага бүленде. Өстәвенә, команда әгъзалары төрле театрлардан булуы аларга берләшергә, дуслашырга булышлык итте. Командалар капчык киеп йөгерде, аркан тартты, катыкта тәңкә эзләде. Сабантуй азагында көрәш бәйгесе оештырылды. Иң көчле көрәшче дип Башкорт дәүләт опера һәм балет театрыннан Азамат Даутов танылды. Йола буенча, батырга сарык тапшырылды.
Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Автор фотолары.
Читайте нас: