Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 июнь 2019, 11:17

Күрсәткечләр тагы да яхшырачак

Сәясәт // Резеда Галикәева // 04.06.2019 11:10:08Русия Президенты Владимир Путин икътисади үсеш министры Максим Орешкин белән очрашты.

Очрашу барышында илдәге макроикътисади күрсәткечләр үсеше турында фикер алышынды.
Алар, былтыргы белән чагыштырганда, начар түгел: тулай эчке продукт 2,3 процентка арткан. Бу көтелгәннән күбрәк булса да, максат итеп куелганнан түбәнрәк. Без өч проценттан артыграк үсешкә чыгарга тиеш. Инвестицияләр күрсәткече куандыра: узган ел ул 4,3 процентка үскән.
— Агымдагы елның беренче кварталы буенча статистика күрсәткечләре начар түгел. Инфляция мартта 5,3 процентка җитте. Хәзер ул түбән тәгәри башлаячак. Ел ахырына икътисади үсеш тә тизлеген арттырачак, — диде министр.
Әле ведомство ике төп юнәлеш буенча эшли. Беренчесе төбәкләр белән бәйле. Икътисади күрсәткечләре түбән булган 10 төбәк сайлап алынган, аларның һәркайсы буенча Хөкүмәттә куратор билгеләнгән. Аларда гамәлгә ашырылган инвестиция проектлары тикшерелә, кирәкле ярдәм күрсәтелә.
Икенчесе инвестицияләргә карый. Бу юнәлештә үсеш күзәтелсә дә, артта калган тармаклар да бар. Әйтик, нефть-газ өлкәсендә былтыр табыш югары булуга карамастан, инвестицияләр кертү азайган. Торак төзелеше дә кире нәтиҗә күрсәтә, бу тармакның яңа режимга күчүе белән бәйле. Эшкәртү сәнәгатендә, авыл хуҗалыгында исә үсеш күзәтелә.
#ВладимирПутин
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/k-rs-tkechl-r-tagy-da-yakhshyrachak/
Фото: Кремлин.ру
Читайте нас: