Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 июнь 2019, 11:31

Радий Хәбиров: "Башкортстанда бассейн булмаган район калмаячак"

Көнүзәк // Резеда Нуртдинова. // 06.06.2019 21:13:51"Балаларны йөзәргә өйрәтеп, аларның гомерен саклап калабыз", - диде Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Петербургтагы Халыкара икътисади форум кысаларында үткән спортка кагылышлы сессиядә чыгыш ясап.

"Балаларны йөзәргә өйрәтеп, аларның гомерен саклап калабыз", - диде Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Петербургтагы Халыкара икътисади форум кысаларында үткән спортка кагылышлы сессиядә чыгыш ясап.
Анда Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, "Сколково" фонды рәисе Аркадий Дворкович, өч тапкыр Олимпия чемпионы Александр Карелин, хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин катнашты.
"Республикабыз зур, кайбер авыл районнарында муниципаль бассейннар юк. Билгеле бер чорга, кыска вакыт эчендә, бездә бассейннар булмаган район калмаячак. Аннан соң йөзәргә өйрәтә башлаячакбыз. Шуның белән без аларның гомерен саклап калачакбыз", - диде Радий Хәбиров. Ул узган ел республикада 60тан артык баланың батып үлүе турында искәртеп үтте.
Радий Хәбиров фикеренчә, бүген балалар өчен иң яхшысы - спорт. Башкортстанда "Мәктәпләргә - көрәш" программасы эшли. Уннан артык мәктәптә тренерлар эшли башлады, тиешле җиһазлар алынган. Көрәш зур чыгымнар да таләп итми. Иң зур мәсьәлә исә - тренерлар әзерләү. Өлкән буын китә, ә яшьләрне әзерләү өчен акча һәм заманча методика кирәк, бу - проблема.
Радий Хәбиров 9 июльдә Башкортстанда Халыкара балалар уеннары ачылачагын әйтеп үтте һәм кунакларны Уфага чакырды.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/radiy-kh-birov-bashkortstanda-basseyn-bulmagan-rayon-kalmayachak/
Фото: pixsabay.com сайтыннан.
Читайте нас: