Үзән
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 июнь 2019, 12:16

“Техосмотр”да автомобильне фотога төшерәчәкләр

Җәмгыять // Зөһрә Исламова // 08.06.2019 10:44:27Русия Президенты Владимир Путин техник тикшерү вакытында автомобильне мәҗбүри фотога төшерү һәм диагностик карталарны электрон рәвештә рәсмиләштерүне кертү турындагы законга кул куйды.

Русия Президенты Владимир Путин техник тикшерү вакытында автомобильне мәҗбүри фотога төшерү һәм диагностик карталарны электрон рәвештә рәсмиләштерүне кертү турындагы законга кул куйды.
Документ текстыннан күренгәнчә, федераль башкарма власть органнары компетенциясенә җитештерү-техник базага, транспорт чарасын фотографик сурәтләүгә карата таләпләрне раслау керә.
Закон "техник тикшерү процедурасын реаль уздырмыйча, диагностик карталарны күпләп рәсмиләштерү практикасына каршы тору" га юнәлтелгән, ә бу исә техник җитешсезлеккә бәйле юл-транспорт һәлакәтләре саны артуга китерә.
Техник тикшерүне оештыру һәм үткәрүне контрольдә тоту буенча бурычлар Эчке эшләр министрлыгына йөкләнә. Ведомство операторларның Русия Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән техник тикшерү уздыру кагыйдәләрен үтиме-юкмы икәнлеген бәяләячәк.
Шулай ук, закон электрон документ рәвешендә диагностик картаны рәсмиләштерүне күз уңында тота, көчәйтелгән квалификацияле электрон култамгадан файдаланып, аны автодиагностика уздырган эксперт имзалый.
#ВладимирПутин
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/tekhosmotr-da-avtomobilne-fotoga-t-sher-ch-kl-r/
Фото: Олег Яровиков
Читайте нас: