Анда бер ир ау мылтыгыннан ут ачкан.
Кичә 1994 елгы бер ир автовокзал территориясендә туктаган "Лада-Приора" машинасының 25 яшьлек водителен атып үтергән. Аның янында утырган кыз җәрәхәтләнгән. Ул әле дәваханәдә, хәле нык авыр дип билгеләнә.
Якынча мәгьлүматлар буенча, фаҗигагә көнкүрештә булган хәлләр сәбәпче.
Җинаятьче тотылган. Ул - Уфа районы кешесе.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zhizn/ufa-avtovokzalynda-ber-ne-atyp-terg-nn-r/