Үзән
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 июнь 2019, 13:32

Чәчәк ат, газиз илем һәм гүзәл башкалам!

Бәйрәм белән! // Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН // 11.06.2019 06:29:00Бәйрәм уңаеннан Башкортстанда һәм Уфада бик күп мәдәни-күңел ачу чаралары үтәчәк

Агымдагы ел Башкортстан өчен аеруча истәлекле, республика оешуга 100 ел тулды, ә 12 июнь — Русия көнендә Салават Юлаев тууга 265 ел һәм Уфа кальгәсе оешуга 445 ел тулуга багышланган юбилей даталары билгеләп үтелә.
Бәйрәм чаралары 11 июньдә башланачак. Республика һәм Уфа шәһәре хакимияте җитәкчелеге катнашлыгында Дуслык монументына һәм Салават Юлаев һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узачак. Шул ук көнне Шәһәр мәдәният сараенда “Бердәмлек — Содружество” фестивалендә катнашучыларның хәйрия концерты була.
12 июньдә бәйрәм үтәчәк төп мәйданнар: В. И. Ленин исемендәге мәйдан, “Торатау” Конгресс-холлы амфитеатры, район мәдәният һәм ял парклары.
Иртәдән мәйданда халык һөнәре осталары һәм “Осталар шәһәре” декоратив-гамәли сәнгать осталары күргәзмәсе урнашачак. Гадәттәгечә, җәмәгать туклануы сәүдә предприятиеләре тарафыннан төрле азык-төлек сату оештырылачак.
Сәгать 10да шәһәр Мәгариф идарәсе тарафыннан әзерләнгән “Балалар сабантуе” бәйрәме-фестиваленә старт биреләчәк. Урыс драма театры каршындагы мәйданның барлык киңлекләре күргәзмәләр, якшәмбе мәктәпләре тарафыннан бизәлгән милли ихаталар белән тулыландырылачак. Мәйданчыкта балалар өчен конкурс чыгышлары һәм ярышлар узачак.
Бу көнне Уфа янгын сүндерү-коткару гарнизоны парады булачак, ул Октябрь проспектында Ленин мәйданы янында сәгать 11дән 11 сәгать 30 минутка кадәр узачак.
В.И. Ленин исемендәге мәйданда беренче тапкыр “Уфа өчен уйныйм”, “Яраткан шәһәрем рәсемен ясыйм”, “Минем Уфама теләкләрем” иҗади акцияләре оештырылачак.
Барлык теләүчеләргә яраткан көйләрен уйнарга, яраткан җырларын җырларга, туган шәһәребезгә теләкләр язарга мөмкинлек биреләчәк. Ә яшь рәссамнар өчен “Республиканың 100 еллыгына 100 рәссам!” дигән зур пленер булачак, анда яшь талантлар рәсем ясап, башкалага шәһәр һәм аның халкы сурәтләнгән иң матур йөз рәсем бүләк итәчәк.
Шулай ук мәйданда “Русия Федерациясе Кораллы Көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт – синең сайлау” дигән агитация акциясе оештырылачак.
Бер үк вакытта Мәҗит Гафури исемендәге паркта Уфа балалар филармониясенең иҗат коллективлары катнашлыгында “Туган көнең белән, яраткан шәһәр!” бәйрәм программасы була.
Бәйрәм көнендә сәгать 12дә В. И. Ленин исемендәге мәйданда “Сәгать” гидродинамик фонтанын ачу планлаштырыла. Бу үзенчәлекле объект шәһәрнең бизәге һәм төрле яшьтәге кешеләрне җәлеп итү урыны булачак.
13 сәгатьтә экранда башкорт режиссеры Айнур Әскәровның “Уфадан яратып” дигән нәфис фильмы күрсәтеләчәк. Бу — Уфа һәм аның халкы турында чын фильм-открытка.
Урыс драма театры каршындагы төп сәхнәдә 15 сәгатьтә Башкортстанда гына түгел, Русиядә дә әһәмиятле чараларның берсе булган “Бердәмлек – Содружество” халыкара милли мәдәниятләр фестиваленең гала-концерты узачак.
Бәйрәм концерты программасын 16 сәгатьтә “Ачык микрофон” шәһәр конкурсы финалистлары чыгышы дәвам итәчәк. Бу үзенчәлекле мөмкинлек талантлы уфалылар өчен беренче тапкыр тәкъдим ителде, чыгыш ясаучылар музыка, бию, драма юнәлешләре буенча талантын күрсәтә алачак.
Уфаның иҗат коллективлары һәм сәнгать осталары көн буе тамашачыларны матур концерт номерлары белән сөендерәчәк. Программада популяр “Аргымак”, “Зәйнетдин”, “Караван сарай” төркемнәре, “Голос-2018” тамашасы финалисты Рушана Вәлиева чыгыш ясаячак.
12 июньдә, Русия көнендә һәм Уфа шәһәре көнендә “Евразия йөрәге” халыкара сәнгать фестивале милли костюмнар бәйрәменнән башланачак. Катанашучылар Башкортстанда яшәүче башкорт, урыс, татар, чуваш, мари һәм башка халыкларның милли киенмнәрен күрсәтәчәк. Масштаблы йөреш 17 сәгать 30 минутта Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры каршындагы мәйданда башланачак.
Милли костюм бәйрәме дуслык әйлән-бәйләне (хоровод) белән тәмамланачак, аннан соң күпсанлы тамашачылар курайның җиде таҗын сурәтләячәк, шул рәвешле киләсе проект – 19 сәгатьтә Уфа амфитеатрында старт ала торган “Русия җырлары” Бөтенрусия фестиваль-марафонын башлап җибәрәчәк.
Әйткәндәй, ел саен уздырыла торган “Русия җырлары” фестиваль-марафонының музыкаль сәяхәте Башкортстанда 10 июньдә башланды. Аны беренче булып Благовещен шәһәре кабул итте, марафон 19 июньдә Учалы шәһәрендә Зур концерт белән тәмамланачак.
Русиянең төрле төбәкләреннән профессиональ коллективлар һәм башкаручылар Бөре, Бәләбәй, Салават, Мәләвез, Стәрлетамак, Белорет, Сибай шәһәрләрендә булачак. Һәр торак пунктында аларга фольклор жанрларында эшләүче танылган артистлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясау мөмкинлеге бирәчәк җирле үзешчән коллективлар да кушылачак. 12 июньдә коллективлар Уфа амфитеатрында “Евразия йөрәге” Халыкара сәнгать фестивале кысаларында чыгыш ясаячак.
Фестивальнең концерт программасында Русиянең халык артисты Надежда Бабкина һәм Мәскәүнең “Русская песня” дәүләт академия театры коллективлары (“Русская песня” ансамбле, “Живая планета” шоу-балеты, “После одиннадцати” фольклор төркеме, “Славяне” ансамбле, Евгений Гор) катнаша. Концертта шулай ук “Криница” Казак җыры дәүләт ансамбле, “Себер калейдоскопы” бию театры артистлары һәм башкалар чыгыш ясаячак. Башкортстаннан “Мирас” җыр һәм бию фольклор ансамбле һәм “Zainetdin” этно-шоу проекты тәкъдим ителәчәк.
“Русия көне” бәйрәм программасы 21 сәгатьтә Санкт-Питербургның “Ingervala” этно-төркеме һәм Мексикада Бөтендөнья фольклор фестивалендә катнашкан “Аргымак” төркеме чыгышыннан башланачак. “Би-2” төркеме чыгышы кичәнең бизәге булачак.
13 июньдә академик музыка яратучыларны Башкортстан Респуб-ликасының милли һәм Яшьләр симфоник оркестрлары белән очрашу көтә. Кичәнең солистлары: Башкортстанның халык артисты Әскар Абдразаков, Мәскәүнең “Новая опера” театры солисткасы Ольга һәм Елена Терентьевалар, Сәйити Фурукава (Токио, Япония), Наталья Юрканова (Токио, Япония).
14 июньдә фестиваль эстафетасын Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел тулуга багышланган “Алга, Башкирия! Алга, Башкортстан!” бәйрәм концерты дәвам итә. Бу көнне сәхнәгә Башкортстанның сәнгать осталары һәм әйдәүче коллективлары, шулай ук республикада туып-үскән, Русия һәм дөнья күләмендә танылган шәхесләр чыгачак. Алар арасында Русиянең атказанган артисты Алсу, Сергей Приказчиков җитәкчелегендәге “Пицца” коллективы, “Голос” телевизион конкурсы финалисты Рушана Вәлиева, “Zaman” (Мәскәү), “Бүреләр” һәм “Rena RNT” төркемнәре бар. Уфалылар һәм башкала кунаклары шулай ук Линар Дәүләтбаев җитәкчелегендәге Башкортстан халык милли уен кораллары оркестрының Роберт Юлдашев һәм аның “Курайсы” командасы белән уртак чыгышларын да күрәчәк.
15 июньдә 19 сәгатьтә “Евразия йөрәге” Халыкара сәнгать фестивален ябу тантанасы булачак. Фестиваль кунаклары алдында иң яхшы хәрби музыкаль сәнгать коллективларының берсе – Русия Милли гвардия гаскәрләренең үрнәкле оркестры чыгыш ясаячак. Гала-концертта шулай ук якташларыбыз Әскар Абдразаков һәм Мәликә Разакова, Русия артистлары Олег Кухта, Владимир Маркин, Ольга Гетман, Шәрип Умханов, шулай ук “Аргымак”, “Узорица”, “Премьер” төр-кемнәре катнашачак. Легендар Эмир Кустурицей җитәкчелегендәге “ The No Smoking Orchestra” чыгышы чараның иң күңелле мизгеле булачак.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/byrm-beln/ch-ch-k-at-gaziz-ilem-m-g-z-l-bashkalam/
Фото "Кызыл таң" сайтыннан алынды.
Читайте нас: