Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 июнь 2019, 19:11

Башкортстанда берьюлы өч бәйрәм

Бәйрәм белән! // Фәнүз Хәбибуллин. // 12.06.2019 13:27:1312 июньдә Башкортстан берьюлы өч бәйрәм – Русия көне, Уфа ныгытмасына нигез салынуга 445 һәм Салават Юлаевның тууына 265 ел тулуны билгели. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров әлеге истәлекле даталарга багышланган бәйрәм чараларында катнашты.

12 июньдә Башкортстан берьюлы өч бәйрәм – Русия көне, Уфа ныгытмасына нигез салынуга 445 һәм Салават Юлаевның тууына 265 ел тулуны билгели. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров әлеге истәлекле даталарга багышланган бәйрәм чараларында катнашты.
Русия көнендә төбәк җитәкчесе Башкортстанның Русь дәүләте составына ирекле керүенә 400 ел тулу хөрмәтенә төзелгән Дуслык монументына, Салават Юлаев һәйкәленә чәчәкләр салды.
Бу көнне, шулай ук, Русия Янгын сагы системасын булдыруга - 370, Федераль янгынга каршы хезмәтнең Башкортстан буенча 22нче отрядының оешуына 25 һәм Уфаның янгын сагы идарәсенә 10 ел тулуы билгеләнә. Бу даталар хөрмәтенә Октябрь проспектында гарнизон башлыгы, эчке хезмәт полковнигы Ришат Мансуров командалык иткән Уфа янгын сүндерү-коткару гарнизонының шәхси составы һәм техникасы парады булды.
Шәһәр көнендә Радий Хәбиров Уфа җитәкчелеге белән бергә М. Гафури исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында булды, аның үсеш перспективалары һәм территорияне төзекләндерү турында фикер алышты, республика башкаласында яшәүчеләр белән аралашты.
Урыс драма театры каршындагы мәйданда иҗат акцияләре оештырылган, ә яшь рәссамнар өчен зур пленэр уза. Биредә үк һөнәрчеләр, халык кәсепләре осталары һәм «Осталар шәһәре» декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе эшли.
Төбәк җитәкчесе яңа автобусны карады, аның ачкычы бүген «Мирас» җыр һәм бию фольклор ансамбленә тапшырылды. Иҗат коллективы хәзер Башкортстан буенча гастрольләргә чыга алачак.
Радий Хәбиров, шулай ук, В. Ленин исемендәге мәйданда «Сәгать» фонтанын ачу тантанасында катнашты.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/byrm-beln/bashkortstanda-beryuly-ch-b-yr-m/
Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.
Читайте нас: