Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 июнь 2019, 19:18

Суыта – киенеп йөрегез!

Җәмгыять // Ләйсән Якупова // 11.06.2019 16:40:19Быелгы июнь гаҗәпләндерә – берничә көнлек эсседән соң кинәт суытачак. Алдагы пәнҗешәмбе, 13 июньдә үк температураның кинәт түбәнәюе көтелә.

Быелгы июнь гаҗәпләндерә – берничә көнлек эсседән соң кинәт суытачак. Алдагы пәнҗешәмбе, 13 июньдә үк температураның кинәт түбәнәюе көтелә.
Иртәгә, 12 июньдә җылы булачак әле – 23, 28 градус. Ә иртәгәдән соңга Көньяк Уралга Арктика салкыны “ишелеп төшәчәк”. Көндез 14-19, төнлә 10-15 градус җылы булачак.
Атна ахырында төнлә һава температурасы хәтта плюс 1-7 градустан артмаячак, дип вәгъдә итә синоптиклар. Кайбер районнарда кырау төшүе ихтимал.
Һава массалары кинәт алмашыну аркасында яңгырлар, көчле җил дә булырга мөмкин.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/suyta-kienep-y-regez/
Фото: pixabay
Читайте нас: