Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 июнь 2019, 17:33

Журналистлар бүген бәйрәм итә!

Көнүзәк // Зөһрә Исламова // 14.06.2019 14:44:16Бүген - Башкортстан Республикасы Матбугат һәм мәгълүмат хезмәткәрләре көне.

Бүген - Башкортстан Республикасы Матбугат һәм мәгълүмат хезмәткәрләре көне.
Бу бәйрәм - бердәм мәгълүмат киңлеген үз хезмәтләре белән тәэмин итүчеләр, беренчеләрдән булып үз укучыларына, телевизор караучылар һәм радио тыңлаучыларга, социаль челтәрләрдән кулланучыларга көнүзәк хәбәрләрне һәм яңалыкларны көне-сәгате белән җиткереп торучыларның һөнәри бәйрәме.
Бүген бәйрәм хөрмәтенә Матбугат йорты каршында тантаналы җыелыш булды. Анда республиканың Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Газизов, Журналистлар берлеге рәисе Артур Дәүләтбәков, “Республика Башкортостан” нәшрият йортының генеральный директоры Венера Хәкимова, журналистлар, ветераннар катнашты.
Тантана Шаһит Ходайбирдин һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/zhurnalistlar-b-gen-b-yr-m-it-/
Фото: Зөһрә Исламова
Читайте нас: