Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 июнь 2019, 13:18

Ике укучы аттестатсыз калды

Мәгариф // Зульфия Фатхтдинова // 17.06.2019 10:28:23Алар математика буенча БДИ тапшырганда тәртип бозган.

Алар математика буенча БДИ тапшырганда тәртип бозган.
Быел республикада, башка еллар белән чагыштырганда, БДИда тәртип бозучылар шактый кимегән — барлыгы тугыз очрак теркәлгән. Аларның икесе Уфаның Совет һәм Калинин районнарында математика буенча имтихан тапшырганда ачыкланган. Укучыларның берсе телефон алып керсә, икенчесе шпаргалка белән тотылган.
Математика буенча БДИ тапшыру мәҗбүри санала, ул аттестат алу өчен кирәк. Имтиханнан чыгарылып җибәргән укучылар аны резерв көннәрдә яңадан тапшыра алмый, шуңа күрә аттестатсыз кала. Аларга 11нче сыйныфны тәмамлау турында белешмә генә биреләчәк. Шулай да хилафлык кылган укучыларга бер елдан бу хәлне төзәтергә мөмкинлек бирелә, БДИны янә тапшырырга була.
БДИда, шулай ук, химия, физика, җәмгыять белеме буенча — икешәр, тарих буенча бер тәртип бозу очрагы теркәлгән. Бу фәннәр сайлау буенча тапшырыла, шуңа да укучылар аттестатсыз калмый, тик алар әлеге фәннәр кирәкле белгечлек буенча вузга укырга керә алмаячак.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/ike-ukuchy-attestatsyz-kaldy/
ФОТО: https://kiziltan.rbsmi.ru/upload/iblock/40a/40a4bdffc5672e5a936bca5efc7d598a.jpg
Читайте нас: