Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 июнь 2019, 11:47

Подлуб янында – балык базары

Подлуб авылы янында зур проект җәелдерелә - биредә тере балык белән сәүдә итәчәкләр.

Район хакимияте башлыгы Альфир Сабиров “Эшкуарлар сәгате” чикләрендә төзелеш мәйданында булып, проектның җитәкчесе - Илдус Хәсәнов белән аралашты.
Урынны дөрес сайлау – уңышка бер адым
Подлуб авылы янындагы Үзән елгасы ярында эшләр башланып кына тора. Әлегә техника китереп, су каналларын ясыйлар. “Эшкуарлар сәгате” командасы – Альфир Сабиров, Асия Әнәсова, Наил Миндиәхмәтов – мәйданчыкны үзләре килеп күрделәр һәм эш барышы белән таныштылар. Илдус Хәсәнов планнары турында сөйләде, яңа базарга керү юлларын оештыруга да тукталып китте. Бу уңайдан район башлыгы һәм аның ярдәмчеләре бу мәсьәләләрне хәл итүнең берничә юлын тәкъдим иттеләр. Аралашу җанлы һәм нәтиҗәле килеп чыкты. Альфир Фәрхәт улы эшкуарга эшендә уңышлар теләде.
Эре проект
– Бу проекта инвестордан 100 миллион сумнан артык акча салыначак. Ул берничә елга исәпләнгән. Урыны да Подлуб авылы янында юкка сайланмаган. Беренчедән, елгадагы су барлык күрсәткечләр буенча туры килә - чишмәләре булу сәбәпле, ул туңмый, агып ята. Икенчедән, Уфа шәһәренең якынлыгы һәм якында гына автоюллар үтү эшнең барышына булышлык итәчәк, - ди Илдус Хәсәнов.
Әлеге вакытта эшкуар җирне арендага алу белән шөгыльләнә. Каналлар әзер булгач, балык җибәрәчәкләр. Көз көне биредә сыйфатлы һәм яңа гына тотылган балык алырга мөмкин булачак.
- Бу урында балык сату өчен павильон, складлар, тәмләп карау пункты, кафе һәм ресторан урнаштырырга планлаштырабыз. Ассортимент та киң – табан балыгыннан башлап мәрсин балыгына кадәр булачак. Базар тәүлек әйләнәсе эшләячәк. Икенче сәүдә ноктасын 39нчы километрда ачарга исәп тотабыз, - диде балык үрчетүче Иван Лаврентьев, киләчәккә планнары белән уртаклашып.
Әлфия Әхмәдуллина.
Автор фотосы.
Читайте нас: