Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 июнь 2019, 13:55

Баласын стенага бәреп үтергән

Тормыш // Резеда Галикәева // 19.06.2019 10:47:24Стәрлетамакта яшәүче бер явыз хатын 9 яшьлек инвалид улын һәм 4 яшьлек кызын гел кыйнап, газаплап яшәгән.

Стәрлетамакта яшәүче бер явыз хатын 9 яшьлек инвалид улын һәм 4 яшьлек кызын гел кыйнап, газаплап яшәгән.
Исереп алса, сабыйларга бигрәк тә нык эләккән. Ул аларны ач тоткан, бала пособиеләренә гел аракы сатып алган.
Ә беркөнне исерек ана, кызының елавыннан туеп, аны аякларыннан тотып алган да стенага бәрә башлаган. Күпсанлы җәрәхәтләрдән сабый җан биргән.
Җәзадан котылу максатында хатын үтерүдә бу вакытта йоклап яткан бергә яшәгән ирен гаепләгән. Ләкин тикшерүчеләр чын җинаятьчене тиз ачыклаган.
Әле җаһил ананың язмышын суд хәл итә.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zhizn/balasyn-stenaga-b-rep-terg-n/
Фото: Газета.ру
Читайте нас: