Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 июнь 2019, 17:18

Исерек водительләрне төрмә көтә

Көнүзәк // Резеда Галикәева // 19.06.2019 10:41:04Владимир Путин эчкән килеш рульгә утыручыларга җәзаны катылатты.

Владимир Путин эчкән килеш рульгә утыручыларга җәзаны катылатты.
Яңа кагыйдәләр исерек водительнең башкалар сәламәтлегенә авыр зыян салган өчен 3 елдан 7 елга кадәр иректән мәхрүм ителүен күздә тота (элек 4 елга кадәр иде). Шул ук вакытта авариядә кеше һәлак булса, водительгә 5-12 ел (элек 2-7 ел булган) җәза срогы яный.
Закон, шулай ук, юл- транспорт вакыйгасында 2 яисә аннан да күбрәк кеше үлгән очракта, җәза срогын 8-15 ел дип билгели.
Апрельдә Президент кеше үлеменә китергән юл-транспорт вакыйгасы урыныннан качкан водительләр өчен җаваплылыкны катгыйлату турында законга кул куйган иде. Бер кеше үлгән авария урыныннан качкан кешегә җәза - 7 елга, ике яисә аннан да күбрәк кеше һәлак булганда, 9 елга кадәр арттырылды.
#владимирпутин
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/iserek-voditell-rne-t-rm-k-t/
Фото: Газета.ру
Читайте нас: