Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 июнь 2019, 13:21

“Кук-Караук” туризм авылы булырмы?

Көнүзәк // 21.06.2019 07:29:00Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Инвестиция сәгате” төрендә чираттагы утырыш үткәрде. Анда Хөкүмәт әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, үсеш институтлары вәкилләре катнашты.

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Инвестиция сәгате” төрендә чираттагы утырыш үткәрде. Анда Хөкүмәт әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, үсеш институтлары вәкилләре катнашты.
Утырышта икътисад һәм социаль өлкәнең төрле тармакларында проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре каралды.
Шуларның берсе – Уфада Заманча сәнгать үзәге булдыру. Ул республикада музей-экспозиция эшенең яңа юнәлешләренә бәйле булачак. Музей дөньяның заманча сәнгать музейлары челтәре әсәрләре экспозициясен тәкъдим итүне, Башкортстан рәссамнарының әсәрләрен алга этәрү һәм популярлаштыру, аларның коллекцияләрен формалаштыру һәм саклауны күзаллый. Төбәк җитәкчесе бинаның заманча стиле булырга һәм аның шәһәрнең архитектур торышына туры килергә тиешлеген сызык өстенә алды.
“Салаватстекло” җәмгыятенең генеральный директоры Сергей Агуреев көзгеләрне заманча җитештерү проекты турында сөйләде. Алар заводта 2007 елга кадәр искергән технология буенча җитештерелгән, бүген яңа юнәлеш ябылган. Яңа технологияләр куллануны исәпкә алып, мондый ысул белән көзге җитештерү икътисади яктан отышлы һәм базар өстенлекләренә ия.
Инвестицияләрнең гомум күләме – 523,7 миллион сум. Әлеге вакытта җиһазлар сатып алына. Проектка ярдәм сыйфатында милеккә һәм табышка салымнар буенча ташламалар хупланды.
Ишембайда ял итү урыннарын оештыру белән парк һәм пляж территорияләрен төзекләндерү концепциясен “Тайрук” җәмгыяте генеральный директоры Владимир Никитенко тәкъдим итте. Аның төп максаты – шәһәрнең үзәк өлешендә Тайрук буасы тирәсендә заманча шәһәр паркы булдыру.
Арытаба тау чаңгысы базасы һәм биатлон трассасы төзү, шулай ук, Ишембай районының Макар авылы янында “Кук-Караук” туристлар авылын төзү планлаштырыла. Нәтиҗәдә, 100гә якын яңа эш урыны ачылачак. Гомум инвестицияләр күләме – 1,3 миллиард сум. “Тайрук” җәмгыяте проекты өстенлекле проектлар исемлегенә кертелде.
Радий Хәбиров проектның икътисади нәтиҗәлелеге белән кызыксынды. Инвестор сүзләренә караганда, яңа ял итү объектларына Ишембайда, шулай ук, күрше торак пунктларда яшәүчеләрдә ихтыяҗ булачак. Моннан тыш, республиканың бу өлеше белән чит ил туристлары да кызыксына.
– Беренче этапта без проектка 12 гектар җир җәлеп итәбез. Бу бик перспективалы парк зонасы, мин аны яхшы беләм, – дип билгеләде Радий Хәбиров һәм инвестор үз ниятләрен үтәмәгән очракта, Хөкүмәткә җир участогын кире кайтару механизмын эшләргә кушты. Моңа бәйле төбәк җитәкчесе экологлар катнашлыгында проектның мөмкинлекләрен анализлау һәм арытаба аны гамәлгә ашыру барышы турында даими доклад ясау бурычы куйды.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/kuk-karauk-turizm-avyly-bulyrmy/
ФОТО: https://kiziltan.rbsmi.ru/upload/iblock/cba/cba0e41996a60cfeccb3b0b54b7e088f.jpg
Читайте нас: