Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 июнь 2019, 13:08

Владимир Путин үзенең уникальлеген раслады

Сәясәт // Фәнүз Хәбибуллин. // 20.06.2019 21:02:51Русия Президенты Владимир Путин 20 июньдә «туры элемтә» барышында дөнья лидерлары арасында үзенең уникальлеген тагын бер кат раслады. Мондый фикерне эфирдан соң Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев әйтте.

Русия Президенты Владимир Путин 20 июньдә «туры элемтә» барышында дөнья лидерлары арасында үзенең уникальлеген тагын бер кат раслады. Мондый фикерне эфирдан соң Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев әйтте.
– Дәүләт башлыгы ике дистә ел элек традициягә керткән илдә яшәүчеләр белән аралашуның әлеге форматының дөньяда тиңе юк, - диде Константин Толкачев. – Бер генә дөнья лидеры да мондый аралашу ысулын уйлап таба алмады. Бер генә тапшыру да «туры элемтә» кебек популярлыкка ия түгел. Эфир чираттагы тапкыр Русия халкының ил үсешенең мөһим юнәлешләре белән бәйле миллионлаган сорауларын җыйды. Аларның иң актуальләренә җавап бирү форматы, мондый проблемаларны реаль вакыт режимында хәл итү, туры эфирда Президенттан максималь һөнәри компетентлык, барлык темалар буенча мәгълүмат туплауны, бердәм дөрес карар кабул итүне таләп итә.
Константин Толкачев ассызыклаганча, «туры элемтә» традициясе ил өчен катлаулы елларда да, тотрыксыз сәяси һәм икътисади хәл шартларында да туктатылмаган.
– Бу юлы да "уңайсыз" сораулар булды. Дәүләт башлыгы чүп-чар реформасын гамәлгә ашыру белән кыенлыкларның сәбәпләрен, өстәмә бәя салымын арттыру кебек популяр булмаган карарларның икътисади мотивларын аңлатты, – диде парламент рәисе. - Моннан тыш, эчке сәясәтнең барлык төп юнәлешләре буенча да диярлек барлык төбәкләрдә яшәүчеләрне борчыган сорауларга җаваплар бирелде.
#ВладимирПутин
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/vladimir-putin-zene-unikallegen-raslady/
Фото: "Башинформ" сайтыннан.
Читайте нас: