Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 июнь 2019, 13:07

Эссе көннәр озакка бармый

Көнүзәк // Зульфия Фатхтдинова // 21.06.2019 21:40:35Киләсе атна башында республикага Арктика салкыны керә.

Киләсе атна башында республикага Арктика салкыны керә.
Ял көннәрендә республикада һава температурасының 32 градуска кадәр күтәрелүе көтелә. 23 июньдә төнлә 15-20 градус, ә көндез 27-32 градуска кадәр җылытачак. Моны Башгидрометүзәк синоптиклары төбәккә “Азор” антициклоны килүе белән аңлата.
Синоптиклар белдерүенчә, республиканың төньяк районнарында кыска вакытлы яшенле яңгыр явуы ихтимал.
Эссе көннәр озакка бармый, киләсе атнада һава температурасы түбәнәя. 25 июньдә республикага арктик агым керә, бу һава шартларының бозылуына сәбәпче булачак.
Киләсе атнада көтелгән салкын фронт агымы яшенле яңгыр, көчле җил китерә, кайбер районнарда боз-борчак явачак.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/esse-k-nn-r-ozakka-barmyy/
ФОТО: https://kiziltan.rbsmi.ru/upload/iblock/a19/a199328084483405d7cbf4332f9ce45e.jpeg
Читайте нас: