Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 июнь 2019, 17:48

1 июльдән пособиеләр ике тапкыр арта

Социаль өлкә // Резеда Галикәева // 25.06.2019 14:26:13Русия Президенты указына ярашлы, 1 июльдән инвалид бала яисә балачактан 1нче группа инвалид тәрбияләүчеләргә пособиеләр күләме 5500 сумнан 10 мең сумга кадәр арттырыла.

Русия Президенты указына ярашлы, 1 июльдән инвалид бала яисә балачактан 1нче группа инвалид тәрбияләүчеләргә пособиеләр күләме 5500 сумнан 10 мең сумга кадәр арттырыла.
Аны алыр өчен гариза язу таләп ителми. Республикада бу акчаны 11806 ата-ана һәм опекун ала. Төбәктә түләүләр күләме 11500 сум булачак.
Айлык түләүләр эшләмәүче хезмәткә сәләтле бер атага яисә анага, яки опекунга түләнә. Бала караган вакыт страховка стажына керә һәм һәр ел өчен 1,8 пенсия баллы исәпләнә. Бу кешегә страховка пенсиясе алырга мөмкинлек бирәчәк.
Айлык түләүләрне инвалид бала караучы башка кешеләргә дә билгеләргә мөмкин. Бу очракта аның күләме 1380 сум булачак.
#владимирпутин
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/social/posobiel-r-ike-tapkyr-arta/
ФОТО:https://kiziltan.rbsmi.ru/upload/iblock/69a/69a48528f7aa30d455357e572b949877.jpg
Читайте нас: