Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 июнь 2019, 13:38

Хәйруллиннарны тапмаска да мөмкиннәр!

Тормыш // Резеда Галикәева // 24.06.2019 16:25:35Аларны инде дүрт атна эзлиләр. Ләкин әле бер генә оч та күренми. Туганнары, аларны урладылар, ди, хокук сакчылары, акча урлап качтылар, ди. Тегесендә дә, монысында да аларның эзенә төшү мөмкинлеге көннән-көн кими.

Аларны инде дүрт атна эзлиләр. Ләкин әле бер генә оч та күренми. Туганнары, аларны урладылар, ди, хокук сакчылары, акча урлап качтылар, ди. Тегесендә дә, монысында да аларның эзенә төшү мөмкинлеге көннән-көн кими.
Кайбер шәхси детективлар, алар Казахстан яисә Белоруссиягә качкан, дигән фикердә. Ә аннан Европа илләренең берсенә китә алалар. Мәсәлән, Канадага яисә Көнчыгыш Европа илләренең берсенә. Таҗикстан яисә Үзбәкстанда да гаип булуы җиңел.
Ләкин Русиядә түгел инде. Ил эчендә Мордовиядә яисә Алтайда иске дин тотучылар янында гына югалып була. Ләкин 25 миллион сумы булган гаиләнең төпкел авылда яшисе килер микән?
Шул ук Казахстан белән чик аша үтү бик җиңел. Паспортыңны күрсәтәсең дә алга! Анда автомобильне тикшереп тә тормыйлар. Хокук сакчылары аларның илне ни рәвешле ташлап чыгуын белгәннәрдер инде. Бу мәгълүмат халыкка таратылмый гына.
Әгәр дә Хәйруллиннар бик акыллы булса, аларны беркайчан да тапмаска мөмкиннәр.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zhizn/kh-yrullinnarny-tapmaska-da-m-mkinn-r/
Фото: Социаль челтәрләрдән
Читайте нас: