Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 июнь 2019, 18:33

"Мин - табиб түгел, мин - фельдшер!.."

Сәламәтлек саклау // Юлия Төхбәтуллина // 25.06.2019 16:09:49Шушы көннәрдә Уфа янындагы Булгаково авылында ашыгыч ярдәм табибы авыруга ярдәм күрсәтүдән баш тарткан. Урындагы халык, бер кешенең үзен начар хис итүен күреп, якында гына туктаган ашыгыч ярдәм машинасы янына йөгереп бара. Алар бәхетсезлеккә тарыган кешегә тиз арада медицина ярдәме күрсәтелер дип ышана.

Шушы көннәрдә Уфа янындагы Булгаково авылында ашыгыч ярдәм табибы авыруга ярдәм күрсәтүдән баш тарткан. Урындагы халык, бер кешенең үзен начар хис итүен күреп, якында гына туктаган ашыгыч ярдәм машинасы янына йөгереп бара. Алар бәхетсезлеккә тарыган кешегә тиз арада медицина ярдәме күрсәтелер дип ышана.
Ләкин машинадагы фельдшерның җавабы һәммәсен шаккатыра. Ак халатлы ханым машинадан төшәргә дә теләми. Табиб аңлатуынча, бу - "район машинасы" һәм ул берничек тә "ярдәм итә алмый". Өстәвенә, ул ярдәм итүне үтенеп сораган ханымга агрессив җавап кайтара, телефонга төшерүен күреп, кулы белән этеп үк җибәрә.
- Минем ярдәм итәргә хокукым юк. Мин - табиб түгел, мин - авыруны озата килүче фельдшер, - ди ак халатлы ханым.
Бу хәлгә битараф булмаучылар икенче ашыгыч ярдәм чакыра. Авыруда инсульт булуы мөмкин. Сәламәтлек саклау министрлыгы әлеге очрак буенча тикшерү эше башлаган.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/min-tabib-t-gel-min-feldsher-/
Фото: Социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: