Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 июнь 2019, 13:22

Сөт продукциясенә яңа таләпләр

Сәясәт // Ример Насретдинов // 24.06.2019 16:40:321 июльдән кибетләрнең сәүдә залларында сөт продуктларын урнаштыруның яңа кагыйдәләре үз көченә керә. Бу хакта Башкортстан Ветеринария идарәсе начальнигы Азат Җиһаншин атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

1 июльдән кибетләрнең сәүдә залларында сөт продуктларын урнаштыруның яңа кагыйдәләре үз көченә керә. Бу хакта Башкортстан Ветеринария идарәсе начальнигы Азат Җиһаншин атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Хәзер сөт продуктлары сөт маен алмаштыручы продуктлардан аерым урнаштырылачак. Бу сатып алучыларга теге яки бу продукт файдасына аңлы сайлау мөмкинлеге бирәчәк.
Азат Җиһаншин республикада "Меркурий" Федераль дәүләт мәгълүмат системасында терлекчелек продукциясен электрон ветеринария сертификациясен гамәлгә кертүнең барышы турында да сөйләде. 2018 елның 1 июленнән мәҗбүри ветеринария тикшерүе үтәргә тиешле товарларга барлык ветеринария документлары электрон формага күчткән, ә кәгазь сертификатлар гамәлдән чыгарылды.
Бу система продукцияне исәпкә алуны автоматлаштыру, аның сыйфатын контрольдә тоту, продукциянең фермадан кулланучылар өстәленә кадәр хәрәкәтен күзәтү, шулай ук коррупцион өлешне бетерү максатында булдырылган.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/s-t-produktsiyasen-ya-a-tal-pl-r/
Фото: "Башкортстан Башлыгы" сайтыннан
Читайте нас: