Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 июнь 2019, 16:28

Таможня аралашу өчен ачык

Көнүзәк // Зөһрә Исламова // 26.06.2019 14:13:46Бүген «Башинформ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Башкортстан таможнясы начальнигы Марат Сафиуллин, аның урынбасары Дмитрий Мосалёв, Уфа аэропортының таможня посты начальнигы Сергей Мельников журналистлар белән очраштылар.

Бүген «Башинформ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Башкортстан таможнясы начальнигы Марат Сафиуллин, аның урынбасары Дмитрий Мосалёв, Уфа аэропортының таможня посты начальнигы Сергей Мельников журналистлар белән очраштылар.
— “Уфа” һава пункты аша быел 5 айда 1196 һава судносы үтте, 212 124 пассажирга хезмәт күрсәтелде. Рәсми теркәлгән һава судноларының саны - 10, пассажирлар агымы 2 процентка кимегән.
ЕАЭС (Евразия икътисади берлегенең таможня берлеге) таможня чиген чыкканда ачыкланган хокук бозулар саны 32 процентка арткан. Таможня постының хезмәткәрләре тарафыннан административ хокук бозулар турында 324 эш кузгатылды, — диде Башкортстан таможнясы начальнигы.
— Товарлар чыгарганда хокук бозуларның төп өлешен психотроп һәм көчле тәэсир итүче матдәләр булган дару чаралары тәшкил итә. Болар - Феназепам, Нозепам, Элзепам, Фенобарбитал, Трамадол. Медицина күрсәткечләре буенча составында көчле тәэсир итүче, наркотик һәм психотроп матдәләр булган дару чараларын үзең белән йөртер өчен пассажирлар таможня декларациясен тутырырга һәм үзе белән рецепт яисә табиб белешмәсе, яки авыру тарихыннан язу кебек тиешле медицина документлары булырга тиеш. Ул декларацияне тутыруның бер авырлыгы да юк. Безнең пассажирлар шуңа игътибар итсен иде. Тагы да искә алырдай хәл: ул - үзең белән алып кайткан алкогольле эчемлекләр. 18 яше тулган бер кешегә 3 литр алкогольле эчемлекне пошлинасыз алып кайтырга рөхсәт ителә.
Товарлар кертелгәндә нәкъ алкогольле эчемлекләр һәм тәмәкене декларацияләү белән бәйле хокук бозулар күп. Алар өлешенә ачыкланган барлык административ хокук бозуларның 40 проценты туры килә. Үз илебезнең һәм башка илләрнең дә законнарын белергә һәм хөрмәт итәргә кирәк. Ә инде таможня аралашу өчен һәрвакыт ачык, — диде Марат Сафиуллин.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/tamozhnya-aralashu-chen-achyk/
Фото: Зөһрә Исламова
Читайте нас: