Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 июнь 2019, 18:03

Юньсез ана 9 айлык улын аракы эчереп үтергән

Җәмгыять // Миләүшә Латыйпова // 26.06.2019 15:21:46Хабаровск өлкәсе прокуратурасы коточкыч җинаять эше хакында хәбәр итә. 21 яшьлек ана 9 айлык улын тиешенчә ашатмаган, ә бердәнбер көнне аракы эчереп үтергән.

Хабаровск өлкәсе прокуратурасы коточкыч җинаять эше хакында хәбәр итә. 21 яшьлек ана 9 айлык улын тиешенчә ашатмаган, ә бердәнбер көнне аракы эчереп үтергән.
Бала дөньяга килсә дә, әни кеше аңа туу турында таныклык алмаган. Ул сабыен, шулай ук, бер тапкыр да табибларга алып бармаган.
Өч айлык вакытыннан ук баланы, күкрәк сөте урынына, үсемлек аксымнарыннан эшләнгән ясалма сөт, шикәр, дөге ярмасы кушылган азык белән тукландырган. Мондый начар азык ашату аркасында сабыйның эчке органнары үсүдән бөтенләй туктаган.
Ә бердәнбер көнне ана кеше (аны болай дип атарга тел дә әйләнми) мескен улына аракы эчергән. Бала, укшый торгач, косыгына тыгылып үлгән. Яшь хатынга карата җинаять эше кузгатылган. Ул үзенең гаебен тулысынча таныган.
Махсус тикшеренү аның үз акылында булуын күрсәткән.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/yunsez-ana-9-aylyk-ulyn-araky-echerep-terg-n/
Фото: pixabay.com cайтыннан
Читайте нас: