Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 июнь 2019, 11:31

Авыл пенсионерлары өчен яңалык бар

Социаль өлкә // Резеда Галикәева // 27.06.2019 09:16:03Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев пенсиягә 25 процент өстәмә түләүләргә дәгъва итүче авыл хуҗалыгы һөнәрләре исемлеген киңәйтү турындагы карарга кул куйды.

Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев пенсиягә 25 процент өстәмә түләүләргә дәгъва итүче авыл хуҗалыгы һөнәрләре исемлеген киңәйтү турындагы карарга кул куйды.
Яңа исемлеккә авыл хуҗалыгы техникасына, җитештерү җиһазларына хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, шулай ук авыл хуҗалыгы объектларына хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче һөнәр ияләре, вазыйфалар һәм белгечлекләр кертелде.
Карарда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче шәхси эшкуарлар турында да әйтелә. Документ кул куелган көннән үз көченә керә.
Пенсиягә өстәмә алу өчен берничә шарт үтәлергә тиеш: кеше даими рәвештә авыл җирендә яшәргә, авыл хуҗалыгында 30 елдан да ким булмаган хезмәт стажына ия булырга һәм мәҗбүри пенсия страховкасына кагылучы башка эш белән шөгыльләнмәскә тиеш.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/social/avyl-pensionerlary-chen-ya-alyk-bar/
Фото: pnp.ru
Читайте нас: