Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 июнь 2019, 11:58

Бүләк иясен тапты

РФ Оборона министры С.К.Шойгу боерыгы белән сугыш елларында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган яугирләрнең исемнәрен ачыклау эшендә зур өлеш керткән өчен Кабак авылындагы “Йолдыз” эзләнү отряды җитәкчесе Зәки Әхмәт улы Бикбаев “Эзләнү хәрәкәтендә аерылып торганы өчен” III дәрәҗә билгесе белән бүләкләнде. Әйткәндәй, 2016 елдан башлап безнең республикада бу билге белән 32 кеше бүләкләнде.

Зәки Бикбаев җитәкчелеге астында 5 ел дәвамында эшләп килгән “Йолдыз” отряды тарафыннан районның 9 мәктәбеннән 57 укучы “Хәтер вахтасы” эзләнү экспедицияләрендә катнашты. Бу экспедиция казу эшләре барышында Кызыл армия яугирләренең сөякләрен, солдат медальоннарын һәм әйберләрен табып, кемнеке булуын ачыклау һәм киләчәктә Оборона министрлыгы, хәрби комиссариатлар, хакимиятләр аша туганнарын эзләп табып, кызылармиячеләрнең әйберләрен тапшыру һәм кайда һәлак булуы турында хәбәр итү максатыннан оештырылды.
Тыныч күк йөзе өчен гомерләрен аямый көрәшкән, яуларда һәлак булган һәм хәбәрсез югалган яугирләрнең исемнәрен тергезү - изге гамәл. Димәк, бүләк тә үз иясен тапты.
Милена Шәймәрдәнова.
Читайте нас: