Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 июнь 2019, 11:42

Балаларның җәйге ялы

Җәйге каникул чоры - сәләтләрне үстерү, күңелле чараларда катнашу, яңа дуслар табу өчен менә дигән вакыт. Бу уңайдан лагерьларның роле бәһалап беткесез. Иң мөһиме – балаларга ял урыннарында хәвефсез шартлар тәэмин ителсен.

Җәйге каникул чоры - сәләтләрне үстерү, күңелле чараларда катнашу, яңа дуслар табу өчен менә дигән вакыт. Бу уңайдан лагерьларның роле бәһалап беткесез. Иң мөһиме – балаларга ял урыннарында хәвефсез шартлар тәэмин ителсен.
Шул максатны күз уңында тотып, муниципаль район хакимияте каршындагы Җәмәгать советы әгъза­лары район мәк­тәпләре каршында ачылган хезмәт һәм ял, шулай ук Ибраһим авылы янында урнашкан “Виктория” спорт-сәламәт­ләндерү һәм патриотик юнә­лештә эш алып баручы “Яшь армияче” лагерьларында булып, эшчәнлекләре белән якыннанрак таныштылар.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: барлык оешмалаларда да балалар өчен тиешле шартлар тудырылган: норматив документлар, тәрбияви эш буенча программалар булдырылган, бала­ларның хәвефсезлеген тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителгән –шәхси сак оешмалары белән килешүләр төзелгән.
Тикшерү барышында оешмалардагы туклануның оештырылуы һәм медицина хезмәтлән­дерүе белән дә таныштык. Барысында да физик культура һәм спорт белән шөгыль­ләнү өчен тиешле шартлар бар, мәдәни-күңел ачу чаралары да даими оештырылып тора.
“Виктория” спорт-сәламәт­ләндерү лагерендәге уңай үзгә­решләрне билгеләп үтми мөмкин түгел. Э.Р.Гатиятуллин җитәкче­легендәге бу учреждениедә балалар­ның җәйге ялы өч сменада оештырыла. Һәрберсендә 160ар бала ял итеп, сәламәтлеген ныгыта. Лагерьны яңа сезонга әзерләү барышында зур эш башкарылган: биналарда агымдагы ремонт эшләре үткәрел­гән, яңа җиһазлар сатып алынган. Ашханәдәге үзгәрешләр дә күз алдында: байтак корылмалар һәм җиһазлар яңартылган. Лагерьдагы бердәнбер уңайсызлык – бәдрәф мәсьәләсе дә хәл ителгән.
Иң мөһиме – балаларга биредә ошый. Алар рәхәтләнеп су керәләр, комда кызыналар, Кызылгы күлендә табигать хозурлыгына сокланып катамараннарда йөриләр, спорт һәм мәдәни чараларда катнашалар, ә кичләрен дискотека үтә. Гомумән, лагерь тормышы төрле чараларга бай, дип ышанычлы әйтергә була.
Якында гына урнашкан В.М.Курунов җитәкчелегендәге “Яшь армияче” лагерендә дә балаларның көннәре мавыктыргыч үтә. Биредә 31 бала ял итә. Кыр шартларында яшә­сәләр дә: палаткаларда йоклыйлар, казан асып аш пешерәләр – кызлар һәм малайлар өчен бу мавыктыргыч. Өстәвенә, биредә бик күп нәрсәгә, бигрәк тә үзаллы­лыкка, өйрәнеп кайтырга мөм­кин.
Кинотеатрларга, истәлекле урыннарга барып кайтырга, аниматорларны чакырырга, Гадәт­тән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм сугыш һәм хезмәт ветераннары белән очрашулар үткәреп, бала­ларның ялын тагын да төрләндерергә мөмкин. Җәмәгать советы әгъзалары тикшерү нәтиҗәләре буенча лагерь җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә нәкъ шундый киңәш-тәкъдим­нәрен җиткерделәр дә.
Эльвира Ямалетдинова.
Автор фотосы.
Читайте нас: