Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 июнь 2019, 11:29

Уңайлы да, сыйфатлы да булсын

Кырмыскалы авылының Киров урамында юлларны капиталь ремонтлау буенча эшләр тулы куәткә бара. Тиздән авыл халкы һәм кунаклар тип-тигез, заманча таләпләргә туры китереп салынган асфальт юлдан йөри алачак.

Кырмыскалы авылының Киров урамында юлларны капиталь ремонтлау буенча эшләр тулы куәткә бара. Тиздән авыл халкы һәм кунаклар тип-тигез, заманча таләпләргә туры китереп салынган асфальт юлдан йөри алачак.
- Әлеге вакытта автомобиль күпереннән Киров һәм Солтангалиев урамнары кисешенә кадәр юл өч метрга киңәйтелде, яңа тротуарлар салынды, асфальт түшәү өчен аслык әзерләнде. Киров урамындагы байтак автомо­бильчеләрнең теңкәләренә тиеп беткән коелар тирәнрәк урнашачак һәм асфальт өслек белән тигезләшәчәк. Эшләрне август азакларына тәмамларга ниятлиләр, - диде Кырмыскалы авыл биләмәсе башлыгы А.Ә.Ходайдатов.
Ремонт эшләренә акча БР Юл фонды бюджетыннан бүленгән. Эшләрне башкаруга тендрда җиңү яулаган “Инфодор-Строй” җәмгыяте подряд оешмасы район хакимияте белән 15 миллион сумга контракт төзегән.
Юлның асфальт-бетон өслегенә капиталь ремонт «Пятерочка» кибетеннән башлап Кырмыскалыдан чыгып кит­кәндәге автомобиль күперенә кадәр үткәрелә. Участокның озынлыгы 740 метр. Эшләр узган елда ук башланган иде. Ул вакытта тротуарлар төзеклән­дерелде. Җәяүлеләр юлы да 30 сантиметрга күтәртелде, шул сәбәпле яңгыр яуганнан соң су җыелып ятмый. Элек Авыл хуҗалыгы идарәлеге бинасы яныннан үтеп булмый торган иде. Шулай ук Көнкүреш йорты алдындагы коймалар да алынды, хәзер аларны урап үтәргә кирәкми. Юлны киңәйтү сәбәпле, 1нче санлы балалар бакчасы янында машиналар кую өчен урыннар да артты. Шул эшләр белән беррәттән Киров урамында электр баганалары да алмаштырыла. Бу эшләр тәмамлану белән биләмәләрне төзекләндерү башланачак – яшел газоннар барлыкка киләчәк. Шулай итеп, юллар – уңайлы, парковка – яхшырак, ә чәчкә түтәлләре тагын да матуррак булыр, дип өметләнәбез.
Милена Шәймәрдәнова.
Автор фотосы.
Читайте нас: