Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 июль 2019, 12:58

Каринэ Хәбирова - Балалар йорты юбилеенда

Көнүзәк // Фәнүз Хәбибуллин. // 29.06.2019 15:38:08Уфада Республика балалар йорты 75 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Уфада Республика балалар йорты 75 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм «Гаилә альбомы» концертыннан башланды: алып баручылар залда утыручылар белән бергә учреждение тарихы битләрен фотога һәм истәлекләргә әйләндерделәр, балалар кунакларга иҗади композицияләр бүләк итте, ә экраннан укучылар һәм аларның ата-аналарыннан видеокотлаулар яңгырады.
Балалар йортының баш табибы Рида Кадикова сәламләү сүзендә оешманың тарихы турында сөйләде.
Балаларны һәм йорт хезмәткәрләрен юбилейлары белән Башкортстан җитәкчесенең җәмәгате Каринэ Хәбирова котлады.
Каринэ Хәбирова балалар йортында тәрбияләнүчеләргә рәссам Константин Юрин ясаган картинаны бүләк итте. Рәссам берничә ел элек катлаулы тормыш хәлендә калган булган. Ул инвалидлар өчен интернат-йортта яши, 15 ел инвалид коляскасында. Хәзер башка кешеләргә үз иҗаты аша шатлык бүләк итә. Рәссам картинаны балалар йортында тәрбияләнүчеләргә тапшыруны үтенгән.
Сюрпризлар моның белән генә бетмәде, чөнки Радий Хәбировның тормыш юлдашы балаларны тагын бер бүләк — дәвалау үзлегенә ия тозлы бүлмә белән сөендерде.
Кечкенә рәссамнар Каринэ Хәбировага җавап итеп үзләре ясаган картина бүләк иттеләр.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/karine-kh-birova-balalar-yorty-yubileenda/
Фото: "Башинформ" сайтыннан.
Читайте нас: