Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 июль 2019, 12:14

“Алга” белән алга барачакбыз

Җәмгыять // 02.07.2019 08:12:331 июльдән республикада җәмәгать транспортында исәпләшү өчен яңа бердәм карта гамәлгә кертелде

1 июльдән республикада җәмәгать транспортында исәпләшү өчен яңа бердәм карта гамәлгә кертелде
Ул шәһәр һәм шәһәр яны транспортында тәүдә Уфада, аннары Стәрлетамак белән Салаватта, ә аннан соң республиканың барлык шәһәрләрендә дә эшләп китәчәк. Бу хакта журналистларга республиканың Транспорт һәм юл төзелеше буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов җиткерде.
24 июньдә әлеге карта сатуга чыгарылды. Аны “Уфа-печать” киоскларында, “Бәйрәм”, “Альдо”, “Башспирт”, “Батыр” челтәрле сәүдә нокталарында, автобус, троллейбус, трамвайның үзендә, Саклык банкы бүлекчәләрендә һәм транспорт карталарын хезмәтләндерү пунктларында сатып алырга мөмкин.
Акча салынмаган бер картаның бәясе 50 сум. Аны сату урыннарында, шулай ук “Сбербанк Онлайн” сервисы аша тулыландырырга мөмкин. Тимур Рәфис улы белдерүенчә, 1 сентябрьдән пассажирлар өчен уңайлы тарифлар кертеләчәк. Укучылар, пенсионерлар өчен аерым карта булырга тиеш. Шул исәптән Уфада сәгать тарифы булдырылачак, ул кирәкле урынга бер билет белән берничә транспортка утырып бару мөмкинлеге бирәчәк.
Җәмәгать транспортына утырган өчен кулакча белән дә түләргә мөмкин булачак. Ләкин бу очракта юл хакы кыйммәткәрәк төшәчәк. Әйтик, 1 июльдән “Башавтотранс” автобусында “Алга” картасы белән 20 сумга, ә кулдан акча түләп 25 сумга барып булачак.
— Бүген пассажирлар ташучы компанияләр белән килешүләр төзелә, салоннарда карта белән исәпләшү өчен терминаллар куела. Әле алар белән 1600 транспорт чарасы җиһазландырылган. Тиздән alga-card.ru сайты эшләтеп җибәреләчәк. Бердәм “кайнар элемтә” телефоны теркәлгән, аның номеры: 8-800-347-11-11. 1 сентябрьдән смартфонга транспорт картасын яздырырга, аны читтән торып тулыландырырга, балансын, операция тарихларын карарга, юл сәфәрләре санын күзәтергә мөмкинлек биргән мобиль кушымта эшли башлаячак. Транспорт хезмәте белән канәгать булмаучылар шикаятьләрен “Юл эксперты 2.0” кушымтасы буенча да җибәрә ала.
— Әлеге проектны эшләтеп җибәрүгә бернинди каршылык та юк, без барлык кешеләрне яңа транспорт-навигация системасына күчәргә чакырабыз, — диде Тимур Мөхәммәтҗанов.
Киләчәктә юл йөрүгә түләүне контрольдә тотучы хезмәт төзелергә тиеш. Шулай ук, Административ хокук бозулар турында кодекска өстәмәләр кертеләчәк — билетсыз йөрүчеләргә бер мең сумнан да ким булмаган штраф салыначак.
Әле халыкның кулында булган транспорт карталары белән баланс беткәнче яисә ул картаны чыгаручы аны хезмәтләндергән вакытта кулланырга мөмкин, арытаба исә акчаны янга калдыру максатында пассажирларга “Алга” картасын сатып алырга кирәк булачак.
Бераздан терминаллар барлыгы 7,1 мең дәүләт һәм шәхси автобуста, трамвай-троллейбуста куелырга тиеш. Алар салонга кергән урында уң яклап урнаштырыла. Билетны транспортка кергәндә алырга туры киләчәк. Терминал куелган барлык автобусларда да бу хакта мәгълүмат бирүче язулар пәйда булачак.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/alga-bel-n-alga-barachakbyz/
ФОТО:https://kiziltan.rbsmi.ru/upload/iblock/4c8/4c801f9a9e33b585a3dafebd1a0c4996.jpg
Читайте нас: