Үзән
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 июль 2019, 12:10

Ихата юллары – чокыр, газоннарда – машина...

Көнүзәк // 02.07.2019 08:08:22Уфа буйлап эш сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров шәһәр урамнарында һәм торак йортлар ихаталарында юл түшәмәсен ремонтлау барышын тикшерде.

Уфа буйлап эш сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров шәһәр урамнарында һәм торак йортлар ихаталарында юл түшәмәсен ремонтлау барышын тикшерде.
Әлеге вакытта юл түшәмәсендәге кимчелекләр турында мәгълүмат “Юл эксперты” системасында, шулай ук, муниципалитет вәкилләре катнашлыгында ихаталар буйлап тикшереп йөрү нәтиҗәләре буенча формалаша. Республика Хөкүмәтенә ачыкланган чокырлар һәм аларны ремонтлау турында отчетлар даими килеп тора, әмма, төбәк җитәкчесе сүзләренә караганда, социаль челтәрләргә ремонт вакытын сузуга һәм аның түбән сыйфатына бәйле шикаятьләр дә килә.
Радий Хәбиров Набережный, Королев, Жуков һәм Комсомол урамнарындагы йортлар ихаталарында булды. Алар буенча дәгъвалар күп килгән, әмма ремонт берничә ай дәвамында үткәрелмәгән.
Радий Хәбиров “Юл эксперты” системасында дөрес булмаган мәгълүматлар урнаштыру сәбәпләрен ачыкларга кушты.
– Бу җитешсезлекләрне бетерергә кирәк. Ремонт турында отчет бар икән, аңа җибәрелгән акча гамәлдән чыгарылганмы? Бу хәлгә ачыклык кертәчәкбез һәм мәгълүматларны республика Прокуратурасына җибәрәчәкбез, – диде Радий Хәбиров.
Моннан тыш, төбәк җитәкчесе ихаталарның чүп-чардан тазартылмавына, газоннарга куелган автомобильләргә игътибар итте һәм машина кую өчен яхшы мәйданчыклар булдыру кирәклеген билгеләде.
Үз хәбәрчебез.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/ikhata-yullary-chokyr-gazonnarda-mashina-/
ФОТО: https://kiziltan.rbsmi.ru/upload/iblock/345/3453867393c931ec6bc81dcf02a6feb6.jpg
Читайте нас: